Татарстан Республикасының 33 муниципаль районында урып-җыюга керештеләр

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Оператив белешмәләргә караганда, 2016 елның 20 июленә Татарстан Республикасында 31,4 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, 112,1 мең тонна ашлык суктырып алынган, уңдырышлылык - уртача 35,7 ц/га.

Зәй муниципаль районында  2300 гектар мәйданнан  9660 тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык – уртача42 ц/га.

Иң зур уңдырышлылык Буа муниципаль районы хуҗалыкларында күзәтелә - 48,5 ц/га.

Азнакай муниципаль районында урып-җыю югары темплар белән бара. Монда 750 гектар мәйданнан 2730 тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - уртача 36,4 ц/га.

Актаныш муниципаль районында   2430 гектар мәйданнан 9963 тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылык - уртача 41 ц/га.

Апас муниципаль районында 2648 гектар мәйданнан 9207 тонна ашлык суктырып алынган, бөртеклеләр уңышы - уртача 34,8 ц/га.

Нурлат муниципаль районында  2131 гектар мәйданнан 8849 тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылык - уртача 41,5 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International