«Россия икмәк пешерүчеләр берлеге» иҗтимагый оешмасы икмәккә, аңа сакчыл мөнәсәбәткә, игенчеләр һәм икмәк пешерүчеләр хезмәтенә багышланган «Икмәк — бар нәрсәгә баш» агитация плакатларының бөтенроссия конкурсын уздыра.
Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен эшкәртү һәм әзерләү сезоны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте утырышы узды, анда IV чакырылыш эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Төп бурыч - идеяләрне тормышка ашыру һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары йөзендә яшьләр белән хөкүмәт арасында үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирү.
Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.
Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга аерым игътибар бирелә, алар тулаем республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерә – 128,1 млрд сум яки барлык категория хуҗалыкларның 44,3%ын тәшкил итә.
Ил аграрийлары һәм АПКның төбәк органнары киләсе елда авыл хуҗалыгы хәтәрлекләрен иминиятләштерү чыгымнарын планлаштыруга керешә алалар: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга авыл хуҗалыгын иминиятләштерү планы расланды һәм басылып чыкты, анда уңышны һәм товар авакультурасын иминиятләштерү юнәлешләре буенча берничә мөһим үзгәреш бар.
Баулы муниципаль районында умартачыларның 2024 елгы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга планнар буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин катнашты. Шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гуҗаиров, Баулы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары һәм умартачылары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән «Дәүләт муниципаль идарәсе» юнәлеше буенча очрашу уздырдылар. Дәүләт хезмәте турында лекцияне фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Азат Шәйдуллов һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Лилия Хуҗина укыдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык » илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнар өлешен каплауга (2024 елның II кв өчен) субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә сөт-чимал һәм сөт продукциясе базарындагы вәзгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин һәм Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.