Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Коллегия агросәнәгать комплексының 2024 елгы эшенә йомгаклар ясауга һәм 2025 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы казанышларының «Казан Агро 2025» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, «Казан Агро 2025» күргәзмәсенең югары дәрәҗәдә оештырылган булуын билгеләп үтте. Ул, берничә көн күргәзмә барышында биредә «түгәрәк өстәлләр» узачак, АПК яңалыклары өйрәнеләчәк, экспозициягә югары уку йортлары һәм махсус һөнәри техникумнар укучылары киләчәк, дип билгеләп үтте.
“Бүген Татарстан илнең азык-төлек суверенитетын тәэмин итү буенча Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычны уңышлы үти. Узган 5 елда сөт җитештерү 20%ка арткан, агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 165 млрд сумнан артып киткән, 64 меңнән артык башка яңа терлекчелек урыны булдырылган, 16,5 мең авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нәтиҗә буларак - Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керде”.
Бу - агросәнәгать комплексында эшләүче кешеләрнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул шулай ук тармакның югары күрсәткечләргә ирешүе Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, ил Хөкүмәтенең һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибары һәм вакытында тиешле ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Үз чиратында, республика да системалы рәвештә бюджетта ярдәм чараларын күздә тота, дип төгәлләштерде Рөстәм Миңнеханов.
“Бүген төп бурыч – язгы кыр эшләрен вакытында оештыру, - диде алга таба Рөстәм Миңнеханов. - Быелгы җылы температура уртача еллык күрсәткечләрне узып китә, чәчүне бик кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк булачак. Техниканы кыр эшләре сезонына әзерләүне тизләтергә кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгына, район башлыклары һәм инвесторлар белән бергәләп, техниканы ремонтлауны төгәлләргә һәм аны 15 мартка кабул итәргә кирәк».
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылган иде, дип, искә төшерде Татарстан Республикасы Рәисе. "Бу бик җитди ярдәм!", - диде ул һәм аграрийларга ел саен ярдәм итүләре өчен компаниягә рәхмәт белдерде.
“Минераль ашламаларны вакытында һәм тулы күләмдә сатып алу аеруча мөһим. Бурыч элеккечә кала - бер гектар чәчүлеккә кимендә 80 кг ашлама кертергә. Ашламалар сатып алуга дәүләт ярдәме сакланды”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел кырларда карантин фитосанитар зоналары арткан. Территорияләрнең фитосанитар иминлеге буенча контрольне көчәйтергә, шул исәптән орлыклар керткәндә, карантин зоналарын кыскартырга кирәк, дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисе.
Аның әйтүенчә, мөһим мәсьәләрнең тагын берсе – импорттан бәйлелеккә котылу өчен үзебезнең орлык сортларын эшләү һәм куллану. Биредә төп роль Казан аграр университетының Агробиотехнопаркына бирелә, анда барлык шартлар да тудырылган.
Рөстәм Миңнеханов, республика – терлекчелек төбәге, һәм бу юнәлештә төбәк җитди уңышларга иреште, дип билгеләп үтте. “Узган елны без рекордлы савым белән тәмамладык - 2,3 млн. тоннага якын. Бу эштә, башка еллардагы кебек үк, Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба һәм Минзәлә районнары лидерларының өлеше зур. Яхшы динамика күрсәтүче башка районнар да бар. Мәсәлән, Мөслим районы. Бу бик зур хезмәт, шул исәптән инвесторларның тырышлыгы да”.
Терлекләр санын киметкән районнар да бар, диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар игътибарын җәлеп итеп. “Мәсьәлә сөтне югалтуда түгел, сөтебез җитәрлек, әмма без халыкны да югалтабыз. Чөнки районда эш юк”, - диде ул.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлекләр саны кимү проблемасы күзәтелә.
“Әлеге вәзгыятьтән чыгу өчен без шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары тотуга һәм терлекләр сатып алуга, шулай ук мини-фермалар төзүгә субсидия күләмен арттыру турында карар кабул иттек. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр кимүнең төп сәбәбе - терлек азыгы әзерләүгә чыгымнарның күп кирәк булуы. Азык үзәкләре бунча программа кабул ителәчәк, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Без азык үзәкләре өчен җайланмаларга чыгымнарның 50%ын субсидияләячәкбез”.
Аннары ул продукцияне, беренче чиратта, сөт продукциясен фальсификацияләү проблемасына тукталды. “Азык-төлек продукциясенең законсыз әйләнешенә контрольне көчәйтергә кирәк, бигрәк тә, социаль әһәмиятле учреждениеләрдә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мондый продукцияне мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, савыктыру лагерьлары, безнең кешеләр куллана. Моңа юл куймаска, үз вакытында чаралар күрергә кирәк”, - Рөстәм Миңнеханов. Бу бурычны Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенә (Россельхознадзорга), Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Россия кулланучылар күзәтчелегенә (Роспотребнадзорга) һәм Баш ветеринария идарәсенә йөкләде.
Татарстан Рәисе шулай ук районнарда хезмәт хакының түбән булуына каршы көрәшергә өндәде – бу «соры» хезмәт хакы түләүгә бәйле.
“Авылда зур хуҗалык тотучыларның тулы бер классы барлыкка килде, аларның проектларына без ел саен ярдәм итәбез. Авыл халкы аннан актив файдалана, моңа уңышлы мисаллар бар”, - дип, хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул КФХ башлыгы Данил Вилдановны (Апас районы) мисалга китерде - ул 2020 елда грант алган һәм 100 баш эре мөгезле терлек тота, узган елда 160 тонна сөт һәм 30 тонна ит җитештергән.
КФХ башлыгы Оксана Миронова (Аксубай районы) ярдәм кысаларында 2021 елда сөт фермасы төзегән һәм 55 баш сыер тота, узган ел 168 тонна сөт җитештергән.
Аерым мәсьәлә – авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү. Соңгы 5 елда Татарстанда аның күләме бер ярым тапкырга арткан. Шул ук вакытта республиканың сәүдә челтәрләрендә күрше төбәкләрдә безнең чималдан, беренче чиратта, сөттән җитештерелгән продукция шактый күләмдә сатыла, диде Рөстәм Миңнеханов һәм коллегиядә катнашучыларны продукцияне үзебездә эшкәртүне арттырырга өндәде, моның өчен потенциал бар, диде ул.
Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярминкәләр оештырган өчен рәхмәт белдерде. Узган ел алар 23 мәртәбә оештырылды, диде ул. “Бу җиңел эш түгел, - диде ул. - Безнең халык та, гражданнар да аны уңай кабул итә. Мондый ярминкәләр эшен тәэмин итүче авыл халкына зур рәхмәт”.
“Агымдагы ел - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы - илебездә һәм республикабызда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Авыл халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы мөһим ролен билгеләп үтәсем килә. Авыр шартларда алар фронтны һәм тылны азык-төлек белән, ә сәнәгатьне чимал белән фидакарьләрчә тәэмин иткәннәр. Республика аграрийлары, эшчеләр һәм колхоз делегацияләре, провиант, чәчү өчен ашлык һ.б.ларны җибәреп, оккупациядән азат ителгән районнарга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертәләр. Сугыштан соң хезмәт батырлыклары күрсәткән, үз тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырган тармак ветераннары турында да онытырга ярамый. Нәкъ менә алар агросәнәгать комплексындагы бүгенге казанышларга нигез салучылар. Фронтны тәэмин итү буенча эш махсус хәрби операция (СВО) шартларында да дәвам итә. Бүгенгә аграрийлар көче белән 500 млн сумнан артык гуманитар йөк туплап җибәрелде. Безгә бүген илне саклаучыларга аерым ярдәм күрсәтергә кирәк. Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре безнең даими игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Хәзер АПК предприятиеләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм СВОда катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәк – музей экспозицияләре һәм фотокүргәзмәләр оештырырга, хезмәт коллективларының ветераннар белән очрашуларын уздырырга, гомумән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе, чыгышын тәмамлап, илнең үсешенә өлеш керткән барлык авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Россия Федерациясе бүләкләрен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой тапшырды.