ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2024 ел йомгаклары буенча Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Комиссия утырышын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ачты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мәскәүдә Россия фәнни кошчылык үзәгендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны — Россия кошчылык берлеге президенты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең беренче вице-президенты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Фисининны котладылар.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын кабат әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен укулар узды. Курслар «Агросәнәгать комплексына идарә итү» квалификация күтәрү программасы кысаларында уза.

Бүген Казан Ратушасында «2024 елда Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның декабрь башына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 401,7 млн долларга җитте. Агросәнәгать комплексы продукциясен 258 тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы дөньяның 52 иленә җибәрә. 2023 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның факттагы күләме 457,6 млн доллар булган.


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Август-Агро белән инновацияләр» дигән журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм «Август-Агро» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов катнашты.


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Сөтчелек юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының 2024 елның 11 аендагы эшенә йомгаклар һәм Татарстан Республикасы сөт терлекләренең геном селекциясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында алда торучы бурычлар» темасына киңәшмә узды.

Бу ял көннәрендә, 21 һәм 22 декабрьдә, «Казан» ат спорты комплексы манежында Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең Яңа ел балалар Кубогына ярышлар уздыруга багышланган бәйрәм булачак. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе һәм Ат спорты буенча республика спорт мәктәбе белән берлектә үткәрелә.

Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы – 2024» республика конкурсына йомгаклар ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International