Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Татарстан 2024 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керде

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы 2024 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә уза һәм ул ведомствоның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнаша.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, узган елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 341 млрд сумнан артып киткән, чагыштырма үсеш – 110,1%, азык-төлек сәнәгате күләме 340,4 млрд сум тәшкил иткән, үсеш - 106%.

Ул, быел республиканың позициясен ныгыту өчен тагын өч процент үсеш тәэмин итәргә кирәк, диде.

“Бүген, илнең азык-төлек иминлеге аерым игътибар үзәгендә булганда, Татарстанда, үзенең агросәнәгать комплексына өстенлекле ярдәм булуына да карамастан, җитештерүне арттыру һәм Россиянең азык-төлек базарына керү өлешен арттыру өчен яхшы нигез бар”, - дип белдерде Марат Җәббаров.

Ул, азык-төлек сәнәгатен дә исәпкә алып, 2024 елда Татарстанда 682 млрд сумлык АПК продукциясе җитештерелгән, дип төгәлләштерде. “Бу - безнең Татарстанның тулаем төбәк продуктына без керткән өлешнең 7%ы чамасы. Ә узган өч елда тармак буенча үсеш - 29%”, - дип йомгаклады ул сүзен.

Татарстанда узган ел 2,3 млн тоннага якын сөт җитештерелгән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 84,8 мең тоннага, ягъни 3,9%ка күбрәк, дип хәбәр итте Марат Җәббаров.

«2024 ел йомгаклары буенча терлекчелек продукциясе күләме 181 млрд сумнан артып китте», – диде ул. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында, Белгород өлкәсеннән соң, икенче урынны алды, дип ассызыклады министр.

Аның әйтүенчә, узган ел шулай ук 508 мең тонна ит һәм 1,6 млрд данәдән артык йомырка җитештерелгән.

«Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә», - дип, нәтиҗә ясады Җәббаров.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының кереме беренче мәртәбә 200 млрд сумнан артып киткән. Бу, 2023 ел белән чагыштырганда, 20%ка күбрәк, дип хәбәр итте Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында.

“Табышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чагыштырма күләме 6%ка арта. Тармакның табышлылыгы 10% дәрәҗәсендә көтелә. Әлбәттә, мондый керем, югары инфляцияне исәпкә алганда, җитештерүне киңәйтү өчен җитәрлек табыш китерми”, – диде министр.

Марат Җәббаров, инвестиция йөкләнеше тармакның финанс нәтиҗәләренә җитди йогынты ясый, диде. “Республикада – Идел буе федераль округындагы барлык капитал салуларның 25%тан артыгы. Гомумән алганда, узган биш елда инвестицияләр суммасы 165 млрд сумнан артып китте”, - дип ассызыклады ул.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International