Томат, борыч, кыяр, баклажан һәм башка яшелчәләрнең нык һәм сәламәт үсентеләрен ничек булдырырга, яңа дача сезонына ничек әзерләнергә? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.
Бакча өчен яшелчәләрнең сәламәт, нык итеп үсентеләрен булдыру өчен, орлыкларны чәчкәндә һәм үсемлекләрне караганда аерым бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Мәсәлән, сортларны сайлаганда, сортның районлаштырылган булуын, үсемлекнең җылылыкка, яктылыкка, дымга, туфракка булган таләпләрен, культураның өлгерү срокларын исәпкә алырга кирәк.
Өлгерү срогы буенча сортлар иртә, уртача, соң өлгерә торганнарга бүленәләр. Үсентеләр үстергәндә үсемлекләрнең үсеш фазасы, аерым алганда, чәчәк ату фазасы яки җимешләр барлыкка килә торган вакыт җәйге көннәргә, көннәр озынаеп, «кояш сәгатьләре» арткан вакытка туры килүе мөһим. Безнең төбәктә мондый көннәр гадәттә июньнең икенче декадасында була. Бу чорда үсемлекләрдә максималь фотосинтез бара һәм уңыш формалаша башлый. Бу шартларны истә тотканда, үсентеләргә яшелчә культуралары орлыкларын чәчү вакытын исәпләп чыгару кыен түгел. Әгәр ул иртә өлгерә торган сорт булса – соңрак, соң өлгерә торган сорт булса, димәк, иртәрәк чәчәбез.
Орлыкларны чәчүдән алып аларның шытып чыгуына һәм үсеп китүенә кадәр күпме вакыт узуын исәпкә алырга кирәк. Бу берничә көннән алып бер атнага кадәр аралыкта булырга мөмкин.
Кипкән орлыклар («буш орлыклар») чәчелмәсен өчен аларны башта җылы сулы стаканга салыгыз – «буш орлыклар» өскә калкып чыгалар, ә тулы орлыклар стакан төбенә төшә. Суны вакыт-вакыт болгатып, 10 - 15 минут көтәргә кирәк, чөнки кайбер орлыклар һава куыклары булган вак төкләр белән капланырга мөмкин. Стакандагы суга алдан тоз салырга кирәк - 200-250 мл җылы суга 1/2 чәй кашыгы тоз.
Буш орлыклардан котылуның мондый ысулын орлыклар үзеңнеке булганда да, сәүдә челтәрендә сатып алынганда да кулланырга мөмкин. Үзегез әзерләгән орлыкларны кулланганда, аларны 1%лы марганцовка эремәсе белән (200-250 мл җылы суга бер-ике бөртек кристаллик) зарарсызландырырга кирәк.
Мөһим мәсьәлә – үсентеләр өчен нинди грунт сайлау. Ешрак торф яки черемәле грунт кулланалар. Шуны истә тотарга кирәк: торф туфракның әчелеген арттыра яки үзе дә еш кына рН әче реакциясендә була. (рН күрсәткече туфракның әчелек дәрәҗәсен күрсәтү өчен кулланыла, аның зурлыгы, кагыйдә буларак, 3,5тән 8,5кә кадәр тирбәлә). Шуны истә тотып, туфрак катнашмасына акбур яисә башка төрле известь өстәргә киңәш ителә, башкача әйткәндә, торфны известьларга кирәк.
Үсентеләр өчен туфракны да, шулай ук савытларны да зарарсызландырырга киңәш ителә. Хәтта тотылмаган яңа савытларны да, алдагы елларда үсентеләр өчен кулланылган искеләрен дә. Моның өчен 10 литр җылы суга 3 грамм марганцовка эремәсе кулланыла. Туфракка шул эремәне сибү дә җитә. Туфракны зарарсызландыру процедурасыннан соң аның бераз кипкәнен көтәргә кирәк. Савытларны 30 минутлап эремәдә тотарга, аннары гади су белән юарга кирәк. Орлыкларны чәчүгә килгәндә, чәчү тирәнлеге 1,5 см-дан артмаска тиеш, шытып чыгу өчен һава температурасы +25 градустан да түбән булмаска тиеш.
Үсентеләрне тукландыруны бик сак башкарырга кирәк, кертелә торган ашламалар нормасын төгәл үтәмәгәндә – элементлар артык булганда, үсемлекләргә зыян гына килергә мөмкин. Әгәр шытымнарның сабагы - шәмәхә төстә, яфраклары куе яшел булса, димәк, үсентеләр нык һәм сәламәт үсә. Үсентеләргә туфракның өске катламы кипкән саен җылы су (бүлмә температурасы) сибәләр. Туфрак юылмасын өчен суны көчле агым белән сипмәскә кирәк, иң яхшысы – вак тишекле сипкечләрдән үсентеләрнең бөтен өслегенә сибәргә яки суны үсентеләр утыртылган савыт кырыйларына әкренләп агызырга кирәк.
Аерым очракларда бакчачылар үсентеләрне пикировкалыйлар. Мәсәлән, үсентеләр артык биек булып үсеп китсәләр яки авыру яфраклар барлыкка килсә, аларны күчереп утырталар. Ә тагын - үсентеләр контейнерларда үсә торган булсалар: ул чакта - ике-өч чын яфрак барлыкка килгәч пикировкаларга кирәк. Чөнки, үсемлекләрнең тамырлары чорналып, бер-берсенә үсәргә ирек бирмәячәкләр. Үсентеләрне пикировкалау алдыннан туфракка бераз су сибәргә кирәк, шул чакта үсентеләр туфрактан җиңел һәм зарарланмыйча алына.
Пикировкалаганнан соң үсентеләрне тукландырырга мөмкин (чын-чынлап 3 - 4 нче яфрак чыккач эшли башласаң яхшы). Тукландыру үсемлекләргә тизрәк тернәкләнергә һәм ныклап урнашырга ярдәм итә. Шуннан соң составында азот, фосфор, калий һәм магний булган комплекслы ашламалар белән ике атнага бер тапкыр даими тукландырып торырга киңәш ителә. Иртәрәк яки ешрак тукландыру үсентеләргә зыян китерергә мөмкин. Шулай ук үсентеләрне бер-ике көнгә җылырак урынга якынрак куярга кирәк.
Үсентеләрне чыныктыруны ачык грунтка утырту алдыннан якынча ике атна кала башларга киңәш ителә. Моның өчен үсентеләр тора торган бинада һава температурасын якынча +15 градуска кадәр төшерәләр, ә утыртырга биш – җиде көн кала үсентеләрне ачык һавага чыгаралар. Үсентеләр күчереп утыртуны стрессыз кичерсен һәм яңа урынга тизрәк ияләшсен өчен микроашламалар (Гумат +7 «Здоровый урожай» һәм башкалар) һәм микробиоашламалар (НитроЗлак, Азолен, УниФос һәм башкалар) кулланырга мөмкин.