“Казан Агро 2025”: өч тыгыз эш көне тәмамланды

2025 елның 14 феврале, җомга

Бүген АПК казанышларының «Казан Агро 2025» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен ябу тантанасы булды. Күргәзмәдә Россиянең 33 төбәгеннән һәм 10 илдән барлыгы 276 компания катнашты һәм 78 төбәктән 12500 кеше килде. Бу өч көн аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа партнерлар эзләү көннәре булды. Катнашучылар алдынгы агротехнологияләрне, авыл хуҗалыгы техникасы яңалыкларын һәм агросәнәгать комплексы өчен заманча алымнарны күрсәттеләр.

Быел “Казан Агро” тагын да масштаблырак узды, “Казан Экспо” күргәзмә үзәгенең берьюлы өч павильонын колачлады. Бу экспозицияне киңәйтергә, алдынгы чишелешләрне күбрәк күрсәтергә һәм аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм эшлекле хезмәттәшлек өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр тудырырга ярдәм итте.

“Катнашучылар күргәзмә кысаларында беренче мәртәбә дәүләт университетларының, техникумнарының һәм көллиятләренең, шул исәптән Казан дәүләт аграр университетының һәм Н.Э Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең чыгарылыш курс студентлары белән карьера үсеше буенча консультацияләр уздырдылар. Мондый мөһим адым яшь белгечләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итә һәм мәгариф белән тармак арасындагы элемтәне ныгыта”, – дип билгеләп үтте күргәзмәне ябу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов. 

Тантана азагында Ленар Гарипов барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде, экспонентларга дипломнар тапшырды һәм партнерларны алдагы «Агроволга – 2025» күргәзмәсенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International