Марат Җәббаров: “Барлык авыл хуҗалыгы техникасы, кайчан эшләнгән булуына карамастан, имин куллану нормаларына һәм таләпләренә туры килергә тиеш”

2025 елның 14 феврале, җомга

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең 2024 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов катнаштылар.

Утырыш башында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов төп эшчәнлек юнәлешләре буенча башкарылган эшкә йомгаклар ясады һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

Марат Җәббаров үз чыгышында, республика хуҗалыкларында файдалануда 18 мең берәмлектән артык үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы (йөк автомобильләрен исәпкә алмыйча) һәм 4,4 меңнән артык трактор тагылмасы исәпләнә, дип билгеләп үтте.

“Техниканы актив яңартуга да карамастан, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре кыр эшләрен иске машиналардан башка агротехник срокларда башкарып чыга алмыйлар. Шуңа күрә барлык авыл хуҗалыгы техникасы, кайчан эшләнгән булуына карамастан, механизаторларның һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итә торган нормаларга туры килергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенә аларның имин куллану нормаларына һәм таләпләренә туры килүен тикшереп тору буенча өстәмә йөкләнеш билгеләнә”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

“Хуҗалыклар ел саен 1 мең берәмлектән артык үзйөрешле техника һәм 2 меңнән артык тагылма машина сатып алалар, әмма шунысын әйтергә кирәк, бөтен техника да Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсендә исәпкә куелмый. Сатып алына торган техниканы уртак тырышлык белән мөмкин кадәр күбрәк теркәвегезне сорыйм”, - диде министр.

Үз чыгышын тәмамлап, Марат Җәббаров Дәүләт техника күзәтчелегенең район инспекторларына техниканы кабул итү чорында авыл хуҗалыгы идарәләре белән бергәләп активрак эшләргә кушты. “Бергәләп эшләгәндә генә без булган техника паркыннан нәтиҗәле файдалана алачакбыз һәм җитештерүдәге бәхетсезлек очракларын киметә алачакбыз», - диде министр.

Утырыш азагында Марат Җәббаров һәм Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең 2024 елгы эш йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән дип танылган хезмәткәрләренә бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International