Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы Президиумының Яңа ел алды утырышы һәм агросәнәгать комплексы ветераннарын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән ветераннарны Яңа ел белән министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада шулай ук АПКның Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Бүген Казанда “Авыл хуҗалыгы химиясе” (“Сельхозхимия”) системасы оешуга 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.
Татарстанда, беренчел белешмәләргә караганда, барлык категория хуҗалыкларда, ашлык кукурузын да кертеп, 3 млн. 867 мең тонна ашлык җыелган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы ахуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр җиткерде.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм Яңа ел чыршысыннан балаларның хыяллары язылган открыткаларны алды.
29 декабрьдә Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта бу елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында вице-премьер Дмитрий Патрушев катнашында агросәнәгать комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды.
Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе проекты кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Сокуры авылында «Фермер утраучыгы» ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап», «Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» һәм «Гаилә фермаларын үстерү» программалары буенча агымдагы елда конкурс буенча сайлап алуда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов тапшырды.