“Сөт Институты” (“Институт Молока”) АПК өлкәсендә тармак чаралары календарен тәкъдим итте

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

«Сөт Институты» ҖЧҖ дәүләт, фән һәм бизнес кооперациясен көчәйтүгә, тармакның продуктивлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән агротехнологияләрне үстерү, алдынгы технологияләрне һәм агроинновацияләрне җитештерүгә кертү өчен заманча белем бирү форматларында тармак чаралары уздыра.

Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең кадрлар мәсьәләләрен хәл итүгә һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга аерым игътибар бирелә. Әлеге чаралар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Сөт Институты чаралары Россия Фәннәр академиясе, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының Аграр комитеты һәм Россия сөт тармагы предприятиеләре берлеге ярдәмендә уза.

Калининград өлкәсендә 8-10 апрельдә «АГРАР РОССИЯ» V тармак автобус йөреше узачак. Программада азык әзерләү һәм азык җитештерү буенча заманча комплексларда, роботлаштырылган терлекчелек комплексларында һәм сөт эшкәртү заводларында булу, селекция-генетика үзәгенә экскурсия һәм терлекчелекне үстерүнең генетик стратегиясен һәм генетик фондын булдыру өчен үгезләр орлыгын җенесләргә бүлү технологиясе белән танышу, җирле сөт җитештерүчеләрнең үз сату челтәрен оештырулары белән танышу, кәсепчеләрнең продуктларын дегустацияләү.

3 июньдә Самарада “СЕНАЖ КӨНЕ” узачак. Сөт Институтының белем бирү чараларыннан берсе - “эш үрнәгендә укыту” форматы - тармак экспертлары һәм алдынгы хуҗалыклар белгечләре җитәкчелегендә кыр шартларында практик дәресләр уздыру. Терлек азыгы җитештерүнең һәм терлек азыгы әзерләүнең инновацион технологик процессы күпьеллык үләннәр чәчү өчен туфрак эшкәртүдән алып терлек азыгы әзерләүгә һәм сенаж салуга кадәр практикада тикшерелә.

12 августта Саратов шәһәрендә “ФЕРМА КӨНЕ” узачак. Анда эре мөгезле терлекләр фермасы белән идарә итүнең һәр технологик процессның нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый торган актуаль аспектлары карала, шул исәптән рационнар төзү һәм тукландыруны оештыру, савым сыерларын һәм яшь терлекләрне карау, ветеринария хезмәте күрсәтү, ферманы эре мөгезле терлекләргә уңайлы итеп төзү. Савымны һәм табышны арттыруга киртә булган сәбәпләр ачыклана. Чара уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесендә «эш үрнәгендә» форматында уза.

«РОССИЯ СӨТЕ» VII агросәнәгать форумы 19-21 ноябрьдә Екатеринбургта узачак. Форум сөт терлекчелеге белгечләре өчен мөһим вакыйга, ул - сөт терлекчелеген үстерү, сөт эшкәртү һәм сөт тармагының экспорт потенциалы бизнес-перспективаларын стратегик күзаллау өчен мәйданчык, биредә елга йомгаклар ясалачак һәм киләчәккә бурычлар билгеләнәчәк, имин, сыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерү драйверлары эшләячәк. Форумның белем-агарту миссиясе - алдынгы технологияләрне һәм хуҗалык итүнең заманча ысулларын тарату, терлекчелекне, сөт һәм сөт продукциясе җитештерүне нәтиҗәле оештыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыру, сөт тармагын һәм тулаем авыл хуҗалыгын гармонияле үстерү.

12 декабрьдә Түбән Новгородта «АГРАР БАЛ» - узып баручы елда сөтчелек тармагында югары казанышларга ирешүчеләрне тантаналы рәвештә котлау һәм бүләкләү булачак. Яңа ел алдыннан оештырыла торган кабул итү чарасында үз хезмәттәшләре арасында аграр елның төп геройлары – уңышлы эшләүче хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, хакимият, фән һәм бизнес органнарының алдынгы вәкилләре зур казанышлары һәм ирешкән уңышлары өчен лаеклы бүләкләр алачак. Мәдәни программа, тантаналы кабул итү һәм лаеклы бүләкләр - болар барысы да хезмәт елының уңышлы тәмамлануын күрсәтә. «Аграр бал» яңа казанышларны планлаштыру, яңа мөмкинлекләрне һәм перспективаларны күрсәтү өчен менә дигән этәргеч тә, шулай ук аграр һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International