Министрлыкта АПК ветераннарын котладылар

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Илгиз Кыямов һәм Наил Харрасовны котладылар.

Илгиз Кыямов бүген үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең һөнәри эшчәнлеге елларында ветеран-аграрчы Әлки һәм Лаеш муниципаль районнарының агросәнәгать комплексы оешмаларында җитәкче вазыйфаларын уңышлы һәм намуслы башкарды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының җаваплы вәкиле булып тора.

Озак еллар нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте чорында Наил Харрасов Татарстан Республикасы Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнарының агросәнәгать комплексы предприятиеләре үсешенә лаеклы өлеш кертте. Шулай ук күп еллар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлегендә эшләде.

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләре, һөнәри осталыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ветераннар Илгиз Кыямов һәм Наил Харрасов «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесенә ия булдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән аларны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ветераннарны котлауда Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Валерий Юнысов, Наил Сабиров һәм Разил Сәетов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International