Узган атнада Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Галимов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.
Киңәшмә барышында экологик чиста умартачылык продукциясе җитештерү, умарта күчләрен һәм умарталарның урта рус токымы генофондын саклап калу һәм арттыру, баллы үсемлекләр мәйданнарын арттыру мәсьәләләре каралды.
Умарталыкларны паспортлаштыруны төгәлләү, умарта күчләрен идентификацияләү һәм маркировкалау, пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда, умартачыларга хәбәр итү системасын яхшырту, закон таләпләрен үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Очрашу кысаларында катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә биологик препаратлар куллану, умарталарның йогышлы һәм инвазион авыруларын вакытында профилактикалау һәм умартачылык өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Чара ахырында Динард Гатауллин Николай Карташовка, Илья Захаровка һәм Рамил Шәмсетдиновка умартачылыкны үстерүгә керткән аерым өлешләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.