Казанда XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены башланды

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының рәсми ачылышы булды. Форумда катнашучыларның географиясе елдан-ел арта. Быелгы чарага илебезнең 48 төбәгеннән 900гә якын кече бизнес алып баручылар һәм фермер хуҗалыклары эшлеклеләре җыелды. 

Җыенны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды. Делегатларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев сәламләде. Ул, бердәм көчле төбәк булу өчен барлык эшкуарларга берләшергә кирәк, шул вакытта гына алга таба барырга һәм үсәргә мөмкин, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә хезмәттәшләр арасында аралашу һәм һөнәри тәҗрибә уртаклашу бик мөһим.

Шулай ук Фәннәр академиясе рәисе Рифкать Миңнеханов та кунакларны җылы сүзләр белән сәламләде. Үз чыгышын ул Россия Федерациясе, аерым алганда, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән эшкуарларга рәхмәт белдерүдән башлады. 

- Безнең Татарстанда бик күп халыкара чаралар һәм форумнар уздырыла. Инде менә ничә ел рәттән Бөтенроссия эшкуарлар җыены безнең ТР Фәннәр академиясендә уза, мин моңа бик шат, - дип, ассызыклап әйтте Рифкать Миңнеханов.

Форумда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына цифрлы технологияләр кертү турында сөйләде. У, 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү буенча динамик рейтингында беренче урынны алды, дип билгеләп үтте.  

“Узган ел ике хуҗалыкта пилот проектлар гамәлгә ашырылды. Хуҗалыкларның берсендә ясалма интеллект нигезендә сыер савуны контрольдә тоту системасы кертелде. Ул процессны реаль вакытта күзәтеп барырга һәм сыер саву регламентын үтәмәү очракларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, икенче бер хуҗалыкта терлекләрнең халәтен анализлау системасы кертелде. Визуаль идентификацияләү системасы терлекләрнең аксавын автомат рәвештә иртә стадияләрдә ачыкларга һәм, даими мониторинглауны тәэмин итеп, аларның артым дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә, шулай ук хайваннарны иртә стадияләрдә дәваларга һәм дару препаратларына чыгымнарны киметергә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында бүгенге югары күрсәткечләргә без заманча һәм нәтиҗәле технологияләр, шул исәптән ясалма интеллект ярдәмендә ирештек дип әйтә алабыз һәм үзебезне җитештерүнең төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.

“2024 елда эшли башлаган проектларны 2025 елда дәвам итү һәм үстерү планлаштырыла. Төп бурычларның берсе - илдә иң эре метеостанцияләр челтәрен булдыру, ул һава шартлары турындагы белешмәләрне оператив җыю өчен 102 станцияне үз эченә алачак. Бу һава торышы буенча төгәлрәк фаразлар бирергә мөмкинлек тудырачак һәм аграр секторда хәтәрлекләрне киметергә ярдәм итәчәк”, - дип сөйләде министрның беренче урынбасары.

Аннары җыен кысаларында дискуссия мәйданчыклары узды, анда катнашучылар эшкуарларның төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Мәйданчыклар эшләре юнәлешләренең берсе "Татар авылы: хуҗалыкка идарә итү ысуллары, эшнең заманча юнәлешләре" темасы буенча фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров Татарстанның азык-төлек иминлегенә ирешүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.

“Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты биш федераль проектны үз эченә ала, шул исәптән «АПКда кадрлар» проетын да. Аңа 2025-2027 елларда 3,4 млрд сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән 2,2 млрд сум — федераль бюджеттан, 886 млн сум — республика бюджетыннан. Калган акчаларны бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп итү планлаштырыла.


 

 

 



 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International