Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында булды

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин йөрде.

Кайбыч районының Ульянково авылында Марат Җәббаров «Август-Кайбыч» ҖЧҖендә 3700 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Бу Идел буенда һәм Россиянең көнчыгыш төбәкләрендә мөгезле эре терлекләрне бәйсез тоту буенча иң эре комплекс булачак, терлекләрне 2 зур бинада (сыерлар һәм яшь терлекләр өчен аерым) «барысы да бер түбә астында» принцибы буенча урнаштырачаклар.

Яңа сөтчелек комплексы 2025 елның 3 кварталында эшли башлаячак, биредә бер сыердан тәүлеклек савым 45 килограммга кадәр булыр, дип планлаштырыла.

Министр, әлеге объектны файдалануга тапшыру районның җитештерү күрсәткечләрен арттыруга шактый зур адым булачак, дип ассызыклады.

Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров район Мәдәният йортында булды, анда «Кайбыч муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» район Советы утырышы узды.

Биредә министр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәне карады, анда шулай ук Кайбыч муниципаль районы агросәнәгать комплексының казанышлары белән танышты.

2024 ел йомгаклары буенча АПК рейтингында республика районнары арасында Кайбыч районы 26 нчы урында. Район игенчеләре 65,5 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алдылар.

Министр сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексы буенча тулаем продукция җитештерү күләме 45%ка арткан.

Чара азагында Марат Җаббаров Бөек Ватан сугышы ветераннары Низам Фәттаховны һәм Фәйрүзә Фатыйхованы котлауда катнашты. Министр ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International