Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды. Министр белән белән бергә «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин йөрде.
“Агрокөч” Россия агрохолдингларының төгәл игенчелекнең инновацион технологияләре проектын беренчеләрдән булып гамәлгә ашыручыларның берсе.
Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия.
25 июльгә оператив белешмәләр буенча, республикада 6,2 мең гектар мәйданда 21 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш - 34,1 ц/га.
Татарстанның АПК делегациясе атчылык тармагындагы белемнәр тәҗрибәсе белән алмашу өчен Казахстан Республикасына барды. Делегация составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, «Казанский» ат заводы вәкилләре һәм атчылык белән шөгыльләнүче фермерлар кергән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы игенчеләре бөртекле культуралар җыюга керештеләр.Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты.
20 июльдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем җирем Россия – 2018» мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия иҗат конкурсы жюриының беренче утырышы узды.
Беренчеләрдән булып “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторлары уракка төште. Аларга бөртекле һәм кузаклы культураларны 12,9 мең гектар мәйданда җыеп аласы була.
Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия.
2018 елның 26 июленнән 1 августына кадәр республикада урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.