Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенә яңа ашлык уңышының беренче тонналары килә башлады

2018 елның 31 июле, сишәмбе

 «Актаныш икмәк  кабул итү предприятиесе» ААҖенә 200 тонна яңа уңыш ашлыгы  керде: 150 тонна көзге бодай һәм 50 тонна  көзге  арыш. Актаныш  муниципаль районында  урак өсте  кысаларында һәркөнне   «Кызыл олау», чарасы  үткәрелә.   

Бәйрәм чарасында  Актаншы районы  башлыгы     Энгель Фәттахов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы     Дәниф Харисов,  авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

 Актаныш муниципаль районы  игенчеләренә  48 мең га мәйданда  урып-җыю эшләрен башкарып чыгарга кирәк булачак. Оператив  белешмәләргә караганда,   31 июльгә  районда   1,74 мең  га мәйдан суктырылган, бу  планнан  3,6 % тәшкил итә.

Хәзер район игенчеләре көзге бодай суктыралар.  Әлеге культура  1544 га мәйданда  5,9 мең  тонна җыелган, уртача уңдырышлылык –  38,5 ц/га.  Көзге арышны  өлгерүенә  карап җыялар. Бүгенгә ул  148 гектарда  518 тонна суктырылган, уртача  уңдырышлылык  –  35 ц/га.

Кырларга  беренчеләрдән булып «Актаныш» агрофирмасы” ҖЧҖ   һәм     «Әнәк» агрофирмасы” ҖЧҖ комбайнчылары чыкты. Алар иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр.  Урып-җыю башыннан ук   механизаторлар югары  күрсәткечләр бирә башладылар, мәс., Эльбрус Мөхәммәтов  «Нью-Холланд» комбайнында       4751,69 ц  ашлык суктырган,  Илмир Гайнанов  «Акрос» комбайнында   -   3500 центнер, Альберт Шәңгәрәев   “Дон 1500”  комбайнында   3423,47 ц ашлык суктырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International