Яңа Чишмә районы медицина хезмәткәрләре комбайнчыларның сәламәтлеген кайгыртып торалар

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Урак өсте  авыл хуҗалыгы җитештерүендә имгәнүләр буенча иң куркыныч сезон булып санала.  Агросәнәгать секторында механизаторларны   югары  хәвефлелек һөнәр ияләре дип  атыйлар, ә аның   “иң югары  ноктасы” җәйге айларга  туры  килә.  

Яңа  Чишмә районының медицина  хезмәткәрләре урып-җыю эшләре  башыннан  ук   авыл хуҗалыгы  предприятиеләре  хезмәткәрләренең     сәламәтлеген кайгыртуны  арттырдылар. Шул  максат белән  медиклар  хуҗалыклар кырларына  чыктылар,   йөрәк-кантамырлары  авыруларын  профилактикалау буенча лекцияләр укыдылар,   һәр комбайнчының кан  басымын  тикшерделәр,  эссләрдә  үзеңне  ничек тотарга кирәклеге  турында    үз рекомендацияләрен бирделәр.

Урак башланганнан бирле районның медицина  хезмәткәрләре тарафыннан     авыл хуҗалыгы оешмаларының 200 хезмәткәре каралган,  10 кешедә кан басымы югары  булуы ачыкланган  – аларның барысына  да  тиешле   киңәшләр бирелгән.

Медицина  хезмәткәрләре шулай  ук   ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча     аптечкалар составын, кан басымыннан  интегүчеләрдә    гипотензив препаратларның булу-булмавын тикшерделәр,  кискен йөрәк   инфаркты һәм    инсульт очракларында  беренче ярдәм  күрсәтү алымнары  буенча  буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International