Апас районында урып-җыю эшләре ике сменада оештырылган

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Апас районы кырларында урак өстенең кызган чагы.  Барлык  хуҗалыкларда да эш  ике сменада  оештырылган.  Иегнчеләргә кайнар азыкны кырга ук китерәләр. Район башлыгы   Рәшид Заһидуллин даими рәвештә  кырларга чыга,   хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре һәм   механизаторлар  белән очраша, шунда  ук    техниканың ягулык  белән  тәэмин   ителешен тикшерә. Агымдагы  мәсьәләләр дә  шунда  хәл ителә.

Оператив белешмәләргә караганда,   1 августка,  районда    7,3 мең гектар мәйдан суктырылган, бу  планнан  21,8 процент тәшкил итә. Игенчеләр көнгә  1,13 мең га ашлык   суктыралар. Урак башланганнан бирле    18,3 мең тонна  бөртекле  ашлык җыелган,  уртача уңдырышлылык  –  гектардан 25 центнер.   2,1 мең гектар мәйданда   4,9 мең тонна  арыш  суктырылган. Уртача уңдырышлылык   –  гектардан 23,6 центнер. Амбарларша  12 мең тоннадан  артык  көзге  бодай   салынган.  Бу   культураның  уртача уңдырышлылыгы    –  гектардан 25,4 центнер.   Горбунов ис. хуҗалык  игенчеләре  арпа суктыралар. 

 «Свияга» агрофирмасы кырларында   42 комбайн эшли.  Кырлардан Каратун икмәк кабул  итү  пунктына    һәм ашлык   амбарларына ашлыкны    38  машина  ташый. Бүлекчәләр  бер  үк   вакытта    орлык   әзерләү   белән   дә    мәшгуь.    Урып-җыю  эшләре  белән  бергә терлек   азыгы  да  әзерлиләр һәм   җирләрне дә сөрәләр», – дип   сөйләде   агрофирма  җитәкчесе    Марат Хәсәнов.

Югары Балтай авылыннан  Илдус Кәлимуллин   механизатор булып дүрт  дистәгә якын  ел  эшли.  «Ел дәвамында  чәчүлек   җирләрендә  эшкәртергә,  чәчү, урып-җыю  эшләре белән     дә  шөгыльләнергә  туры килә», – дип, горурланып сөйли ул.  Яшь механизаторлар да  тәҗрибәле  остазларыннан калышмыйлар. Алмаз Сәләхетдинов  һәм Артур Хәбибрахманов  экипажы   да  һәрчак алдынгылар рәтендә.  

Агрофирманың Дәүләки  бүлекчәсендә     104 гектар  кырда   люцернны икенче   кат чаптыруга керештеләр. Беренче  каттан яшел азык  әзерләнде  һәм  19 мең  тонна  сенаж салынды, шулай  ук   2500 тонна  печән әзерләнде.  «Хуҗалык  кышка җитәрлек  азык  әзерләде инде.  Күргәнегезчә,  икенче  кат чаптыра башладылар.  Җыелган печәнне  пай җирләре  өчен халыкка бирмәкче булабыз», –  диде  бүлекчә   җитәкчесе   Кафил Гыймранов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International