Татарстан Республикасында көзге культураларны урып-җыюга беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы хезмәтчәннәре кереште. Районның барлык хуҗалыкларында көзге бодайны һәм көзге шепкәнне җыя башладылар.
«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Сынау лабораториясе белгечләре республикасында ашлык һәм аның эшләнмәсе продуктлары иминлеге һәм сыйфатын тикштерү өчен 2018 елның беренче яртыеллыгында 2220 проба алганнар, барлык пробаларның күләме 318,5 мең тонна тәшкил итә. 201,3 мең тоннага 1792 тәңгәллек сертификаты бирелгән һәм 37 сертификат – халыкара үрнәк сыйфаты буенча.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершек авылында Сөт Бизнес Академиясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен азык җитештерү процесслары һәм сөт терлекчелегендә хайваннарны тукландыру мәсьәләләре буенча практик курслар узды.
Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Икътисад министрв Фәрит Габделганиев белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә терлекчелек тармагының 2018 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар турында мәгълүмат бирде.
19 июльдә Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасыннан Ташкент өлкәсе делегациясе килде. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Саъди Шермат җитәкчелегендәге делегация Татарстанда үсемлекчелек продукциясен җитештерү белән таныштылар.
2018 елның 2 августыннан 7 августка кадәр Курск өлкәсендә Курс сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узачак. Аның рәсми ачылышы 3 августта 19.00 сәгатьтә «Хезмәт резервлары» стадионында булачак.
«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Сынау лабораториясе белгечләре агымдагы елның 13 августыннан 19 августына кадәр ашлык һәм аның продуктлары иминлеге һәм сыйфаты буенча 235 тикшерү уздырды. Тикшерелгән ашлыкның гомуми күләме 1,1 мең тонна тәшкил итә.
Чаллыда “Татарстан Республикасы Кама аръягы зонасының кооператив платформаларын үстерү» темасына конференция узды. Чарада республиканың 12 муниципаль районыннан 80ләп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарына эш сәфәре белән килде. Министр белән бергә “Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры Иван Егоров та килгән иде.