Бүген Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖенең орлыкчылык хуҗалыгы базасында республикада урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды.
Шундый ук семинарлар Зәй, Чистай һәм Арча районнарында «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы сорт кишәрлекләре базасында узды.
Чарада районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе вәкилләре, Татарстан Республикасыны барлык Идел аръягы зонасының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары катнашты.
Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде. Ул урып-җыю эшләренең, көзге культуралар чәчүнең үзенчәлекләре турында сөйләде, сортлар сынауның конкурс нәтиҗәләре, туфрак эшкәртүгә таләпләр белән таныштырды. «Бүген барлык игенчеләрнең төп бурычы – һәр кояшлы көннән файдаланып, бөртекле культураларны мөмкин кадәр аз югалтулар белән җыеп алу», - диде Илдус Габдрахманов, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.