Оператив белешмәләргә краганда, 1 августка, Татарстанда бөртекле культуралар 170,5 мең га мәйданда суктырылган, бу фараздан 11,5% тәшкил итә. 20 проценттан артык мәйдан Зәй районында (28%), Сарман (22,2%), Нурлат (21,9%) районнарында суктырылган.
Республика буенча тулаем җыем 511,3 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 30 ц/га. Зәй районы игенчеләре урак башланганнан бирле 42,6 мең тонна ашлык җыйганнар, Сарман районы хезмәтчәннәре – 39 мең тонна, Алексеевск районы – 29,9 мең тонна, Тәтеш районы – 28 мең тонна, Буа районы – 27,1 мең тонна.
Уңдырышлылык иң югары булган районнар арасында: Зәй районы – 41 ц/га, Сарман – 38,2 ц/га, Актаныш – 37,6 ц/га, Балтач – 36,5 ц/га, Кукмара – 36,1 ц/га, Тукай һәм Азнакай районнары – гектардан 35,1әр центнер.
Узган тәүлектә Татарстанда 36,9 мең га мәйданда барысы 106,8 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән Чистай районында – 2,2 мең га, Әлкидә – 2,11 мең га, Сарманда – 1,6 мең га, Яңа Чишмә, Тәтеш, Спас, Буа районнарында – 1,5 меңәр га.
Республика игенчеләре көзге арыш, көзге бодай, арпа, техник культуралар суктыралар. Бүгенгә көзге арыш 19,1 мең га мәйданда суктырылган, тулаем җыем 49,7 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 26 ц/га. Көзге арыш җыемы буенча алдынгылар рәтендә Азнакай районы – 10 346 тонна, Апас районы – 4 970 тонна.
Көзге бодай 146,1 мең га мәйданда суктырылган. Барлык җыем 449,7 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 30,8 ц/га. Көзге бодайны күбрәк суктырган районнар арасында: Зәй районы (9,5%), Сарман районы (8,6%), Алексеевск районы (6,6%).
Арпа суктыруга барлык районнар да керешмәгән әле. 1 августка 2,5 мең га мәйданда 7 ,1 мең тонна арпа суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 27,9 центнер.