Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның «2018 елгы урып-җыю кампаниясе буенча муниципаль районнарга җаваплы затлар беркетү турында»гы боерыгы нигезендә 2018 елның 31 июлендә Министрлык белгечләре арттарак баручы хуҗалыклар практик ярдәм күрсәтү мактатында республика районнарына чыктылар.
Gismeteo фаразлавы буенча, 6 августтан дәвамлы, көчле яңгырлар көтелә. Алар урып-җыюның барышына да, ашлык сыйфатына да тәэсир итми калмас. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу атнаны «удар урып-җыю атнасы» дип игълан итте. Бурыч – икенче атна башына кадәр көзге культураларны, өлгергән борчак һәм арпа культураларын җыеп бетерергә, моның өчен тәүлекләп эшләүне оештырырга кирәк.