Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базаларында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
Заявкаларны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан ш., Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб.
Документлар һәм заявкалар 2018 елның 31 июленнән 29 августына кадәр эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Грантлар бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында /agro.tatarstan.ru/, – «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, – «Россия Федерациясе бюджеты катнашында гаилә фермаларына ярдәм» бүлекчәсендә урнаштырылган.