Узган тәүлектә Татарстанда 90 мең тонна ашлык суктырылган

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Оператив белешмәләр  буенча,  2018 елның  31 июленә Татарстан Республикасы буенча  бөртекле  культуралар  133,5 мең гектар мәйданда суктырылган, бу   планнан  9% тәшкил  итә.  Тулаем җыем – 404,4 мең тонна, уртача  уңдырышлылык  –    30,3 ц/га.

Узган тәүлектә  Татарстанда  30,3 мең  га мәйданда  90 мең тонна ашлык суктырылган,  шул  исәптән Чистай районында –  2 мең  га, Буа районында –  1,98 мең  га, Спас, Тәтеш районнарында – 1,5 меңәр га, Алексеевск, Сарман, Чүпрәле районнарында –  1,3 меңәр  гектар.

Уңдырышлылык югары  булган   районнар арасында:  Зәй –  41 ц/га,     Балтач – 38,5 ц/га, Сарман –  38,2 ц/га, Актаныш – 37,8 ц/га, Азнакай   – 36,4 ц/га, Кукмара – 36,1 ц/га,  Әлки –  35,1 ц/га.

Республика игенчеләре көзге арыш, көзге бодай, арпа, техник  культуралар суктыралар. Бүгенге көнгә көзге арыш  12,6 мең  га   33 мең  тонна суктырып алынган, уртача  уңдырышлылык – 26,2 ц/га. Көзге бодай   118,1 мең  га мәйданда   364,9 мең тонна  җыелган, уртача уңдырышлылык  – 30,9 ц/га. Арпа  1,6 мең  гамәйданда  4,4 мең  тонна җыеп  алынган, уртача уңдырышлылык –  27,8 ц/га.

Бөртекле  культуралар Татарстанның барлык районнарында диярлек җыела.   Бүген игенчеләрнең  төп бурычы – һәр матур көннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланып  калу. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International