39 спортчы һәм 4 тренер XII Бөтенроссия авыл спорт уеннарында катнашу өчен 1 августта Курск өлкәсенә киттеләр, әлеге чара Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Ул 2018 елның 3-7 августында узачак.
Авыл уеннары программасына 18 төр ярыш кертелгән, алар арасында спортның классик төрләре дә бар: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гирь күтәрү, городок спорты, җиңел атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, өч төрле көрәштә көч сынашу һәм авыр атлетика.
Программада шулай ук һөнәри осталыкка ярышлар да каралган: сыер савучылар, чалгычылар, механизаторлар ярышлары һәм спорт гаиләләре ярышлары.