ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген  Чүпрәле  муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖенең  орлыкчылык  хуҗалыгы  базасында  республикада  урып-җыю эшләрен  оештыру, көзге   культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу  мәсьәләләре буенча йомгаклау  зона семинар-киңәшмәсе  узды. 

Оператив белешмәләргә краганда,   1 августка,  Татарстанда бөртекле  культуралар    170,5 мең  га мәйданда  суктырылган, бу  фараздан   11,5% тәшкил  итә.  20 проценттан  артык  мәйдан Зәй районында (28%), Сарман (22,2%),  Нурлат (21,9%) районнарында суктырылган.

Апас районы кырларында урак өстенең кызган чагы.  Барлык  хуҗалыкларда да эш  ике сменада  оештырылган.  Иегнчеләргә кайнар азыкны кырга ук китерәләр. Район башлыгы   Рәшид Заһидуллин даими рәвештә  кырларга чыга,   хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре һәм   механизаторлар  белән очраша, шунда  ук    техниканың ягулык  белән  тәэмин   ителешен тикшерә. Агымдагы  мәсьәләләр дә  шунда  хәл ителә.

Яңа  Чишмә районының медицина  хезмәткәрләре урып-җыю эшләре  башыннан  ук   авыл хуҗалыгы  предприятиеләре  хезмәткәрләренең     сәламәтлеген кайгыртуны  арттырдылар. Шул  максат белән  медиклар  хуҗалыклар кырларына  чыктылар


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов    урып-җыю эшләрен  оештыру, көзге   культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу  мәсьәләләре буенча  Арча  муниципаль районында Дәүләт  сорт  сынау  кишәрлегендә  узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

 «Актаныш икмәк  кабул итү предприятиесе» ААҖенә 200 тонна яңа уңыш ашлыгы  керде: 150 тонна көзге бодай һәм 50 тонна  көзге  арыш. Актаныш  муниципаль районында  урак өсте  кысаларында һәркөнне   «Кызыл олау», чарасы  үткәрелә.   

Оператив белешмәләр  буенча,  2018 елның  31 июленә Татарстан Республикасы буенча  бөртекле  культуралар  133,5 мең гектар мәйданда суктырылган, бу   планнан  9% тәшкил  итә.  Тулаем җыем – 404,4 мең тонна, уртача  уңдырышлылык  –    30,3 ц/га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базаларында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Баулы районында урып-җыю  эшләре,  гадәттәгечә, комбайннар парадынан башланды.  Ашлык җыю комбайннарын кабул  итү буенча  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге  комиссия баулыларның  уракка ныклап   әзерләнүләрен   билгеләп үтте.  Шунда  ук  алар  африкача   чәчләрен  үргән, җирән  чәчле, комбайнчы  һөнәрен  үзләштерегә  хыялланучы     кыз белән дә таныштылар.

Урып-җыю   кампаниясе чорында һәркем үзеннән өлеш  кертергә тырыша.   Район  мәдәният йорты  агитбригадасы  «Сарман» агрофирмасы  ҖЧҖ игенчеләре  алдында   концерт  программасы  белән  чыгыш ясадылар. Механизаторлар өчен  аларның  күңелләрен  күтәрерлек, алар  яраткан     матур  җырлар  яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International