ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Спас  һәм Әлки муниципаль районнарында  урып-җыю  эшләренең  барышы  белән танышып кайтты.

"Зәй" АФ  ҖЧҖ игенчеләре көзге   бодай  уңышын җыюны   төгәлләделәр.

Оператив   белешмәләргә караганда,   3 августка  Татарстанда   көзге  культуралар   252,3 мең га мәйданда  суктырылган, бу  планнан    54,7% тәшкил итә.

Шушы  көннәрдә  Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районының  “Сабантуй” ат  спорт комплексыда  терлекчеләрнең  гадәттәге    слеты  узды,   анда   2018 елның   терлекчелек   тармагының  беренче   яртыеллыктагы  эшенә  йомгаклар ясалды.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч районы  кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин йөрде. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы башлану турында игълан итте.

Татарстанда   урак  башланганнан бирле  10 көн эчендә   214,7 мең га  мәйданда бөртекле  культуралар суктырылган, бу барлык  мәйданның   14,5%ын  тәшкил итә.  Узган атнада   бөртекле  культуралар   44,2 мең  га мәйданда  җыелды. Быелгы  уңышны җыюга  республиканың барлык районнары да  кереште. 

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре югары темпларда  бара.  Бүген районда  урып-җыю  эшләре   11,9 мең  гектар мәйданда башкарылган, бу планнан   25,8 процент тәшкил итә. Оператив белешмәләргә караганда, 2 августка тулаем ашлык җыемы район буенча   45,1 мең тонна  тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – бер гектардан   38 центнер.

39 спортчы һәм  4 тренер  XII Бөтенроссия   авыл   спорт уеннарында  катнашу өчен  1 августта  Курск өлкәсенә киттеләр, әлеге чара Курск сугышында  Җиңүнең   75 еллыгына багышлана. Ул 2018 елның 3-7 августында узачак.  


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры   Марат Әхмәтовның   «2018 елгы  урып-җыю кампаниясе буенча  муниципаль районнарга  җаваплы   затлар   беркетү турында»гы боерыгы нигезендә 2018 елның  31 июлендә     Министрлык  белгечләре арттарак баручы  хуҗалыклар  практик  ярдәм   күрсәтү    мактатында  республика районнарына  чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International