Бу елның 1 июленнән эшкәртелмәгән сөткә бәяләрнең тотрыклануы күзәтелә. Бүген республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре буенча аның бәясе бер килога 19,05 сум тәшкил итә, әмма бу күрсәткеч 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 сумга түбәнрәк.
«Эдельвейс» СК филиалында сөтне сатып алу бәясе иң югары дәрәҗәдә - 21,67 сум/кг (НДСтан башка) (2017 елда - 23,4 сум/кг), «Касыймов» сөт комбинатында - 19,80 сум/кг (НДСтан башка) (2017 елда – 22,95 сум), «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖендә - 19,50 сум/кг (НДСтан башка) (2017 елда - 23,18 сум).
Республиканың төп сөт эшкәртү предприятиеләре буенча эшкәртү күләме 2,7 мең тонна тәшкил итә. «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ, «Биектау сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Алабуга сөте» ААҖ тулы куәткә эшлиләр, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Азнакай сөте» ҖЧҖ, «Нурлат сөте» ҖЧҖе дә тулы куәткә диярлек эшли. Кызганычка каршы, эшкәртү күләмнәрен арттыру таләп ителә торган предприятиеләр дә бар әле. Мәс., «Арча» ҖЧҖенең йөкләнеше бары тик 68 % кына тәшкил итә, "Алексеевск сөт заводы" ҖЧҖ - 59 %, "Саба сөт комбинаты" ҖЧҖ - 50 %, «Түбән Кама сөт комбинаты» - 28 %,.
Бүген Казан, Чаллы, Биектау һәм Касыймов сөт эшкәртү заводларында модернизацияләү эшләре бара, шуннан соң аларда да Татарстанда җтештерелгән сөтне тулы куәт белән эшкәртү планлаштырыла.