17 августта Игенчеләр сараенда яшьләр фестивале узды, аның кысаларында Казанда милләтара татулык өчен «Дуслык маяклары. Россия якынайта - 2018” төбәкара иҗтимагый хәрәкәтенең хисап-сайлау конференциясе үткәрелде. Бу чара проектта соңгы этап булды.
Игенчеләр сараенда конференциядә волонтерлар каршында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Федерациясе журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге рәисене беренче урынбасары Рашат Шәймәрданов чыгыш ясадылар.
«Дуслык маяклары» проекты өченче ел үткәрелә. Проектны төп максаты – халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен саклап калу һәм ныгыту, милләтара татулыкны тотрыкландыру. Проект шулай ук тарих һәм мәдәният ядкарьләрен, табигатьне саклап калу эшчәнлегенә, социаль туризмны үстерүгә юнәлдерелгән.
Ике атналык экспедиция вакытында, 2018 елның 3 августыннан 18 августына кадәр, волонтерлар Россиянең төрле төбәкләрендә булдылар. Кавказ төбәкләре яшьләре белән эшләү барышында проект эшенә Волгоград, Самара, Ульян, Әстерхан өлкәләреннән, Калмыкиядән, Чувашиядән, Татарстаннан һәм башка Идел буе территорияләреннән дә яшьләр кушылды. Алар арасында Россия кооперация университетының Казан кооператив институтыннан да студентлар бар иде. Алар август башында Көньяк Осетиягә һәм Кабарда-Балкарның башкаласы Нальчик шәһәренә киттеләр. Аннары «Дуслык маяклары» Идел буйлап юл алды. Акциянең соңгы мәйданчыгы Казан шәһәре булды.
16 августта волонтерлар төркеме көне буе Алексеевск кулланучылар җәмгыяте предприятиеләрендә җирле кулланучыларның тарихы, аларның казанышлары белән таныштылар. Чарада Алексеевск кооператорлары мастер-класслар күрсәттеләр.
Яшьләр бүген кулланучылар кооперациясенең ни белән шөгыльләнүен күрделәр. Барысы да күңеленә хуш килгән эш белән мәшгуль булды: берәүләр казылык әзерләде, икенчеләре лимонад ясадылар, кайберләре сату эшләре белән, макулатура һәм башка авыл хуҗалыгы чималы алу белән дә шөгыльләнделәр. Район кулланучылар җәмгыяте әзрләүчесе Марс Закиров барлык төр продукцияне әзерләүнең нечкәлекләрен аңларга ярдәм итте. Яшьләр продукция әзерләү урыннарындагы ветеринария һәм санитария кагыйдәләре белән дә таныштылар.