Узган шимбәдә Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга һәм туфрак эшкәртүгә әзерлеге тикшерелде. Шуннан соң район хуҗалыклары көзге бодай һәм көзге шепкән культураларын урып-җыюга керештеләр.
Татарстанның барлык районнары диярлек бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 30 июленә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 315 мең тонна җыелган, шул исәптән көзге бодай – 289,2 мең тонна, көзге арыш – 22 мең тонна, арпа – 2,7 мең тонна.
Татарстан Республикасында бүгенгә 44 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 3%ында, ашлык суктырылган, барлыгы 142 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - 32,3 ц/га. Мондый белешмәләрне бүгентр Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Татарстан Республикасы хуҗалыкларында 800 мең тонналап азык әзерләнгән, бу шартлыча бер хайванга 13,6 центнер туры килә.
Бүген Татарстан Республикасының 31 муниципаль районында актив рәвештә урып-җыю эшләре бара. Оператив белешмәләр буенча 27 июльгә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 28 мең га мәйданда суктырылган, бу планнан 1,9% тәшкил итә. Тулаем җыем - 90,6 мең тонна, уртача уңдырышлылык - 32,3 ц/га.
Теләче муниципаль районы хуҗлыкларында авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елгы урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс уздырылды.
31 июльдә Смоленск өлкәсендә «Бөтенроссия җитен кыры көне – 2018» узачак, аны, Смоленск өлкәсе администрациясе һәм Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
26 июльдә Игенчеләр сараенда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, ТРМКның Баш ветеринария идарәсе белән берлектә, агымдагы елның икенче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами тыңлаулар уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәй муниципаль районында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Татарстан Республикасының яртыдан артык районнары бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Бүген республиканың 22 районы кырларында комбайннар ашлык суктыра.