2018 елның 10-13 октябрендә ВДНХ территориясендә узачак «Алтын көз” 20 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенә килүчеләр һәм анда катнашучылар үз смартфоннарына төп аграр күргәзмәнең яңартылган мобиль кушымтасын бушлай яздыра алалар.
«Алтын көз” мобиль кушымта, 2015елда эшләнеп, гамәлгә кертелгән иде. Ул күргәзмәдә катнашучылар өчен профессионал социаль челтәр буларак эшләнде һәм кулланучылар арасында нәтиҗәле аралашуны тәэмин итә. Ел саен күргәзмә алдыннан кушымта контенты – катнашучылар каталогы, яңалыклар, бүлекләр турында мәгълүмат һ.б.лар. – заманча яңартыла.
“Алтын көз” мобиль кушымта аша катнашучы компанияләр белән элемтәгә керергә, алар турында төрле файдалы белешмәләр алырга, экспонентлар вәкилләре белән очрашуларның һәм сөйләшүләрнең вакытын алдан билгеләргә, теге яисә бу стендның урынын адан табып куярга, катнашучы оешмасы һәм продукциясе турында мәгълүмат алмашырга мөмкин. “Алтын көз” мобиль кушымтасын биредә яздырып алырга мөмкин: App Store (iOs смартфоннар өчен) яисә Google Play (Android смартфоннар өчен), моның өчен башта анда теркәлергә кирәк.
Белешмә.
Россия агросәнәгать күргәзмәсе – Россия агросәнәгать комплексындагы төп вакыйгаларның берсе. Ул үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре казанышларының зур күләмле экспозициясен һәм актуаль эшлекле программаны берләштерә, аның кысаларында тармак үсеше перспективалары турында фикер алышулар оештырыла.
Күргәзмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздыра.
2018 елгы «Алтын көз» күргәзмәсе үзенең 20 нче юбилей елын билгеләп үтә. Ул Мәскәүдә ВДНХ территориясендә үткәрелә.
Быел күргәзмәнең барлык бүлекләрендә Россия агробизнесының экспорт мөмкинлекләрен күрсәтүгә аерым игътибар биреләчәк.
«Алтын көз» күргәзмәсенең павильоннардагы һәм ачык һавадагы экспозициясе белән 300 меңләп кеше таныша алачак.