2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда Россия авыл яшьләре берлеге яшь активистлар үз инициативалары белән авылларны үстерү өчен шөгыльләнәчәк проект офисын - гражданнар активлыгына ярдәм итү һәм аны үстерүнең тотрыклы инфраструктурасын төзергә сәләтле командаларны ачыклау буенча конкурс уздыра. Конкурста җиңүчеләргә эшчәнлек өчен методик һәм оештыру ярдәме, консультация ярдәме һәм административ ярдәм күрсәтеләчәк, аларга өстәмә белем алу һәм квалификация күтәрү мөмкинлеге биреләчәк.
Республикада менә берничә ел инде бакчачылык ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау чыгымнарын финанслашу программасы эшләп килә. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә алар территориясендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү юлы белән дәүләт ярдәме күрсәтү өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән билгеләнде (ТРМКның 07.09.2019 № 798 карары редакциясендә).
Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык продукцияне өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фән әһелләре белән органик продукциягә һәм яхшыртылган экологик сыйфатлар ия продукциягә кагылышлы мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышу узды.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган квалификацияле яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын Казанда үткәрү идеясен бик теләп хупладык. Әлеге мәйданчык авыл яшьләре хәрәкәтен һәм авыл территорияләре киңлеген үстерү мәсьәләләре буенча чит илләр хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашырга ярдәм итәчәк», - дип, хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. Чарада шулай ук “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) Диләрә Шувалова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга тәкъдим итә.