Татарстан галимнәре яңа – ТАССРга – 100 ел - сабан бодае сортын чыгардылар

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССРның 100 еллыгына шул исемдә махсус яңа сорт чыгардылар. Киң җәмәгатьчелеккә ул беренче мәртәбә Казанда 12-14 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узган Агросәнәгать форумында тәкъдим ителде.

«Безнең бурыч икмәк пешерергә яраклы, югары аксымлы һәм җилемле йомшак бодай сортын чыгару иде. Экспорт базарында нәкъ менә шундый сортка ихтыяҗ зур. Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан экспортка аерым игътибар бирелә бит», дип аңлатты Фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров.

Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) яңа сортка патент алу өчен заявка җибәрде инде. Ә аны институтның әйдәүче фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарды, ул 36 елдан артык фән белән шөгыльләнә, институтка Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң лаборант булып килгән иде. Ул моңа кадәр дә танылган Әмир, Казанская юбилейная, Экада-214, Йолдыз сортларын һ.б.ларны чыгаруда катнашкан. Ул яңа сортларның даими рәвештә чыгарылып торуы турында сөйләде, әмма аларның һәрберсенең уңышлы булуына гарантия юк, диде ул. Яңа сорт чыгару өчен 10 елдан артык та вакыт китәргә мөмкин. ТАССРга 100 ел сортын да 2010 елда ук серкәләндергәннәр инде.

«Кагыйдә буларак, серкәләндерү өчен «ана» буларак, югары уңдырышлылыклы, районлаштырылган көчле сорт алына, ә «ата» буларак, без үзебез нинди сыйфатларны булдырасыбыз килсә, шундый сыйфатларга ия сорт алына, мәсәлән, төрле корткычларга чыдам, теге яисә бу элементлар югары булу һ.б.», дип аңлатты Нурания Василова. Яңа чыгарылган сортның  да катнашмалары бик катлаулы, аның нигезен Әмир, Радуга  кебек һ.б. сортлар тәшкил итә. Нәтиҗәдә, кыйммәтле, корткычларга һәм авыруларга шактый чыдам һәм уңдырышлылыгы буенча популяр Йолдыз сортын да узып китә.

Фәнни хезмәткәр хәзерге вакытта шулай ук шактый кызыклы, шәмәхә орлыклар белән Надирә бодай сортының сынау узуы турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International