Татарстанның Зеленодольск районында «Светлое озеро» крестьян-фермер хукҗалыгы быел балык фермасының беренче чиратын ачуны планлаштыра. Бу хакта Зеленодольск районы һәм шәһәре советларының уртак утырышында Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев әйтте.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаштылар.
«Балык фермасын булдыру проектының инициаторы – «Барс групп» компаниясен оештыручы Тимур Әхмәров. Ферма быел ук инде 100 тонна керкә балыгы үсерүне планлаштыра», – дип сөйләде Афанасьев.
Ул шулай ук Зеленодольск районының кулланучылар кооперативының актив эшләвен дә билгеләп үтте. Мәс., Мадьяровлар гаиләсенең «Индюжина» кооперативы җитештерү әйләнешен арттырган, алар фермерларны һәм зур булмаган шәхси хуҗалыкларны кош-корт үстерүгә җәлеп итәләр.
«Быел биш яңа корпус төзелде. Планда – Кытай, Төркия һәм Ирана базарларына чыгу. Гомумән, хәләл индустриядә үз урынын алу», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.
Зеленодольск районының агросәнәгать комплексы 12 авыл хуҗалыгы предприятиесен, 30дан артык крестьян-фермер хуҗалыгын һәм 12,9 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үз эченә ала.