19 февральдә Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацисе (АККОР) XXXI съездының пленар утырышы узды. Чарада илнең 70 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 700дән артык делегат катнашты, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповны «Почётный фермер» («Мактаулы фермер») тамгасы белән бүләкләделәр.
Утышны ачып, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия АПКсында фермерлыкның роле арту, аны үстерүгә Хөкүмәт тарафыннан зур игътибар бирелүе турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, соңгы елларда кече хуҗалыкларның статусы шактый күтәрелде, тулаем продукция күләмендә шәхси хуҗалыкларның һәм КФХларның өлеше артты. Татарстан Республикасында 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңң 600 фермер хуҗалыгы, 1 мең 200 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2019 елда фермерларга һәм кооперативларга адреслы дәүләт ярдәме 1,5 диярлек артты, ул 19 миллиард сумга җитте. Ә «бердәм» субсидия һәм ташламалы кредитлау механизмы кысаларында фермерлар һәм кооперативлар өстәмә рәвештә 10,8 миллиард сум диярлек алдылар.
Моңа кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров 2019 елда авыл хуҗалыгына ярдәмгә 17,4 млрд сум акча җибәрелүе турында әйткән иде. Гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлары бирелде. «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» илкүләм проекты кысаларында республикада «Агростартап» программасын гамәлгә ашыру эш башлаучы фермерлар өчен зур ярдәм булды.
2020 елдан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан фермерларга грант ярдәмен алу шартлары шактый җиңеләйтелде, акчаларны тоту юнәлешләре киңәйтелде, грант күләме арттырылды, ә гаилә фермалары үсемлекчелек өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алдылар.
АККОРның XXXI съезда утырышы азагында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы йомгак ясап, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» яңа дәүләт программасы эшләнде, диде. Ул авыл һәм шәһәр халкы арасында тормыш сыйфатларындагы аерымлыкларны киметүгә, яшәү өчен уңай шартлар булдыруга, шулай ук кешеләрнең авылдан китүен киметүгә юнәлдерлгән.