Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветераннарын бүләкләделәр

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Наил Залаков республика  агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы рәисе  Марс Алиев белән берлектә авыл  хуҗалыгы  тармагы ветераннарын  котладылар.  

Игенчеләр йортында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров исеменнән  республика агросәнәгать комплексы  ветераны Рәшид Шәяхмәтов һәм озак  еллар  фидакарь хезмәт иткән, Татарстанның авыл  хуҗалыгын үстерүгә шәхсән зур  өлеш  керткән өчен һәм 70 яшьлек  туган  көне  уңаеннан «Ташкирмән» ҖЧҖенең элеккеге  директоры Илгиз Кыямов  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Рәхмәт хатларын алдылар.

 «Сезнең күбегез республиканың АПКсын үз тәҗрибәгез, күңел  салып  эшләвегез белән баеткан, аны  үстергән кешеләр.   Хәзер сез үзегезнең бай  тәҗрибәгезне яшьләр  белән бүлешәсез. Без сезне бик  хөрмәт итәбез.  Сезнең өчен безнең  ишекләр һәрвакыт  ачык», – диде  Наил Залаков.

  Рәшид Шәяхмәтов озак  вакыт  зоотехник булып  эшләде. Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары, Биектау  районы хакимияте  башлыгы  фазыйфаларын башкарды, ә  2000-2004 елдарда икенче  чакырылыш  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы    депутаты  булып  торды. 

Илгиз Кыямов Лаеш районы совхозларында озак  еллар баш  инженер булып эшләде. 2000 елда ул “Татарстан  Республикасының  атказанган  авыл  хуҗалыгы  механизаторы” мактаулы  исеменә  лаек булды.   Бүген  дә әле  ул   үз улының КФХсында эшләвен дәвам  итә.  

Бүген  шулай  ук  Татарстан  Республикасы АПКсының Ветераннар  советы  утырышында  ТАССРның  100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  100 еллыгына багышланган чараларга  әзерләнү мәсьәләләре каралды.  

Татарстан  Республикасы АПКсының Ветераннар  советы эшчәнлеге  турындагы  тулырак мәгълүмат  белән  сылтама буенча  танышырга  мөмкин:     http://agro.tatarstan.ru/rus/sovet-veteranov-apk-rt.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International