Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә «Терлекчелектә инновацион технологияләр» темасына узган түгәрәк өстәл авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләрендә зур кызыксыну уятты – конференц-зал шыгрым тулган иде, хәтта басып торучылар да булды.
Өметләр үзен аклады. Чыгышлар тематикасы бик актуаль иде, мөнбәр артында чыгыш ясаучылар да бик хисләнеп сөйләделәр, залда утыручылар да алар белән турыдан-туры әңгәмәләргә күчеп алдылар.
Чыгышлар бер җепкә тезелгән кебек барды, гомумән, алар буенча шундый нәтиҗәгә ясарга була: терлекчелектә фермаларга “сөт фабрикасы” итеп, сыерларга “савым сыерлары” итеп кенә караудан туктап, аларга «ханбикәләр» тора торган урын итеп карый башладылар, һәр сыерның үзенең нәсел шәҗәрәсе барлыкка килә башлады. Мәс., “Элита” дәүләт нәсел предприятиесе” АҖен алыйк: аның генераль директоры Фәннур Зарипов предприятиедә иң яхшы токымлы үгезләрдән алынган күпсанлы орлыкларның булуы һәм аларның барлык кагыйдәләр буенча тиешенчә саклануы турында сөйләде. Безнең күпчелек хуҗалыкларның белгечләре үзебезнең Татарстан сыерларын ясалма орлыкландыру өчен материалны нәкъ менә шуннан алалар да инде. Менә шулай безнең фермаларда нәселле һәм токымлы сыерлар барлыкка килә һәм Россиядә иң күп сөт бирүчеләрдән саналалар.
.jpg)
Тагын да үсәргә урын бармы әле? Бар, әлбәттә. Токымлы, югары генетикалы сыерларны гади генә ашатып та булмый, аларны тукландыру үзенчәлеге дә башкача. Мәгълүм булганча, республикада сөт җитештерү буенча лидерлардан санала торган - Мамадыш районының «Продпрограмма» АПК ҖЧҖендә сыерларны ашату рационнарына 20 төрлегә якын азык компоненты салалар, алар рационнарны, хайваннар канына даими рәвештә биохимик анализ ясап һәм азык запасларының туклыклылык өстенлекләрен тикшереп, ясыйлар. Менә шуның өчен дә быел «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖендә заманча лаборатория сатып алдылар һәм аны эшкә көйлиләр, лаборатория хуҗалыкларга утызлаган күрсәткеч буенча белешмәләр бирәчәк. Махсус приборлар – компьютер программалары белән көйләнгән чиплар ярдәмендә һәр сыерны идентификацияләп һәм саклагычлардагы азыкларны анализлау белешмәләрен алып, безнең белгечләр төрле физиологик халәттәге сыерлар өчен тулы нисбәтле рационнар төзү мөмкинлегенә ия булалар. Әлегә үзләренең сыерлары өчен шундый “җәннәт” шартларын бик аз хуҗалыклар гына тудыра ала шул, әмма күп еллар буена республикада сыерларның продуктивлыгы артудан чыгып караганда, безнең терлекчеләр – дөрес юнәлештә.
.jpg)
Сөт терлекчелегенең төрле аспектлары буенча – конкрет җитештерү тәҗрибәсе турында, фәнни һәм гамәли казанышлар турында, фермалар өчен яңа җайланмалар һәм башкалар турында тирән эчтәлекле чыгышларны тыңлаганнан соң, түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзләренең белемнәрен тагын да арттырып, хуҗалыкларда сөт терлекчелеген алга таба үстерү юллары турында төгәлрәк нәтиҗәләр ясый алырлар.