Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга тәкъдим итә.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын да зуррак хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итте. Җиңүчеләр 100әр мең сум күләмендә бүләк алачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 48 статьясы һәм Министрлыкның 2019 елның 22 июлендәге 151/2-пр номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә 2020 елга Министрлык каршында журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстанның Теләче районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озак еллар намуслы хезмәт иткән һәм Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә шәхсән зур өлеш керткән өчен АПК ветераны Исмәгыйль Фәйзериевка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медален тапшырды һәм аны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән чын күңелемнән котлыйм!
30 декабрьдә Баулы районының ике авылында «Авыл җирлегендә белгечләр өчен аренда торагы» республика программасы буенча төзелгән торак йортларны тапшыру тантанасы узды.
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чынбарлык һәм уен киңлеген берләштерә һәм процессның һәр этабында аңлаешлы һәм контроль механизмнары белән укыту, инвестицияләү, табыш алу һәм продуктлар процессларын бергә алып барырга ярдәм итә торган «Фермополис» уникаль платформасын эшләүчеләр белән очрашу узды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында район хакимиятендә дәүләт субсидияләрен алуга ярдәм итүче махус комиссия эшләде. Ул авыл кешеләренә гомуми юридик мәсьәләләрне хәл итүдә, документлар җыюда, проектны яклауда ярдәм итеп килде. Ел ахырында мондый уртак эшнең нәтиҗәсе дә күренде: 18 гаилә 5 млн 800 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен алды. Бу акчаларга 18 кече ферма төзелде.
Киләсе елда Казанда бик мөһим вакыйга - Авыл яшьләренең халыкара конгрессы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.