23 февраль адыннан без илебезне азык-төлек иминлеге белән тәэмин итүче кешеләргә – авыр эштән, җаваплылыктан, һава шартларыннан курыкмый торган үзебезнең авыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирергә уйладык. Ватанны саклау көненә Министрлык «Ирләр турында уйлый» дигән язмалар сериясен әзерләде, аларда без бу кешеләрнең ничек яшәве, нинди планнар корулары һәм балаларында җиргә ничек мәхәббәт уятулары турында сөйлиячәкбез.
Күптән түгел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында бүләк алучылардан Чистай районы Иске Иванаево авылыннан Шәүкәт һәм Илдар Гиниятов та бар иде.
Гиниятовлар гаиләсе озак еллар буе үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр. 2019 елда үзләренең 553,7 гектар җир кишәрлегендә алар 1,5 мең тоннадан артык бөртекле культуралар үстерәләр. Хуҗалыкта шактый куәтле авыл хуҗалыгы паркы бар: «Нива» һәм «Дон» комбайннары, КамАЗ һәм биш трактор. Шулай ук узган ел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләү (60х40)» программасы буенча хуҗалык заманча культиватор сатып ала. Аның 60 процентын хакын үзләре түли, ә чыгымнарның 40 процент дәүләт субсидияли.
Техниканы бик саклап эш итәләр Гиниятовлар. Яңа культиваторны да бик җентекләп төреп куйганнар, бүген алган кебек. Тышыннан карап, аны бер сезон эшләгән техника дип тә әйтеп булмый. Төп техникадан тыш, Шәүкәт Гиниятов үзе дә ашлык төягеч агрегат җыйган.
«Мин моннан шактый еллар элек ПМК-128 техникасында автокранчы булып эшләгән идем. Hәр елны безне колхозларга уңыш җыярга җибәрәләр иде. Авылга берничә ел рәттән кайттым. Шул чакта колхоз рәисе миңа үзендә бригадир булып эшләргә тәкъдим итте. Бу авыр, 90нчы еллар иде. Шулай итеп калдым да. Хисап-сайлау җыелышларының берсендә районның элеккеге башлыгы Вячеслав Козлов миңа, җир алып, җир эшләре белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Шулай итеп, 2002 елдан мин фермерлык белән шөгыльләнә башладым, КФХ оештырдым», – дип сөйләде Шәүкәт Гиниятов элеккеге хатирәләрне искә төшереп.
.jpg)
Улы Илдар Гиниятов та атасы эзеннән китә.
– Мин шул мохиттә үстем. Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, аннары Аграр университетка укырга кердем. Әтигә булыша башладым. Шулай эшләр тагын да алга китте. Комбайнда эшлим. 2010 елда, әти артыннан барып, крестьян (фермер) хуҗалыгы ачтым. Тора-бара заманча технологияләрне гамәлгә кертә башладык, аларның нәтиҗәсе озак көттермәде – уңдырышлылык арта башлады. Кадрлар мәсьәләсе генә аксый. Без эш бирәбез, тотрыклы хезмәт хакы, ә эшләргә кеше килми», – дип сөйли Илдар Гиниятов.
Бүген хуҗалыкта барлык ремонт эшләре төгәлләнгән, орлык, ашлама әзер. Хуҗалыкта уңыш та яхшы җыела. Уңыштан кергән акчалар, ягулык материалына, орлыкларга, ашламаларга чыгымнарны исәпкә алып, ел буена бүленә. КФХ республика галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар киләләр, үзләренең киңәшләрен бирәләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да ярдәм күрсәтә. Барлык продукцияне үз хуҗалыкларын тотучы хосусый затлар ала. Нинди авыллардан гына килмиләр!
«Кыенлыклар һәрвакыт һәм һәр җирдә бар алар. Аларны җиңә белергә, килеп чыккан проблемаларны хәл итә һәм киләчәккә дөрес планнар корырга кирәк. Хәзер инде бездә тәҗрибә дә, белем дә бар. Ә иң мөһиме – без бергәләп, киңәшеп һәм үз эшебезне яратып эшлибез», – дип сөйли Илдар Гиниятов.
Гиниятовлар киләчәккә якты өмет белән карыйлар. Фермерлык чын мәгънәсендә аларның гаилә эшенә әверелгән. Җирдә эшләүгә алар аталы-уллы барлык көчләрен куялар, җир эшләрен яратып, киләчәктә барысы да яхшы буласына ышанып эшлиләр. Ә фермерларның планнары зурдан: җитештерү мәйданчыклары ачу һәм ашлык китерү җайланмалары сатып алу.