Балык Бистәсендә африка клариев җәенен үрчетү заводын ачтылар

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген  Балык  Бистәсендә  африка  клариев җәенен үрчетү  заводын  ачтылар. Аны  ачу  тантанасында    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Балык  Бистәсе  районы  башлыгы     Илдар Таҗетдинов катнаштылар. Предприятие елга  50 тонна  балык үрчетүгә исәпләнгән,   инвестицияләр  күләме   12,2 млн сум  тәшкил  итте.

Үз чыгышында   Юрий Камалтынов проектны  гамәлгә ашырган   инвесторларга  рәхмәт белдерде.   «Без, Казан  халкы,  Балык  Бистәсенә һәрвакыт  балык  өчен  килә идек, хәзер  инде  африка җәене өчен  килербез», – диде  ул.

Балык  Бистәсе  районы  башлыгы   үз чыгышында яңа  заводның  ТАССРның  100  еллыгында  эшли башлавын  билгеләп  үтте, бу – район өчен     истәлекле  вакыйга. 

«Ел ярым элек  биредә җимерелгән элеккеге кирпеч заводы  иде, ә хәзер  яңа  җитештерү объекты барлыкка килде.  Тагын  шунысы  сөендерә,  язга  таба   инвесторлар  проектның икенче этабына керешәчәкләр, ул  балык  эшкәртү  юнәлешендә була», – дип төгәлләштерде   Илдар Таҗетдинов.

Балык  Бистәсе  районында африка җәенен  үрчетү  буенча  инвестиция  проектын «Клариус» компаниясе  гамәлгә ашыра. Завод 2018 елның  көзендә  төзелә  башлый.  Предприятиедә  маймыч үрчетү  өчен  ике җайланма һәм  ике товар  җайланмасы  урнаштырылган. 2020 елда  шундый  ук егәрле  тагын  ике  товар  җайланмасы  сатып  алу  планлаштырыла.  Завод территориясендә шулай  ук  быел  сменага  2 тоннага  кадәр  балык  чималы  эшкәртү  буенча     цех урнаштыру  күздә тотыла. Эшкәртелә  торган балыкның  яртысы    «Клариус» ҖЧҖенең үзе җитештергән була,  ә яртысы  - балыкчылардан һәм республиканың башка аквакультура хуҗалыкларыннан  алынган  була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International