ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2019 елда  Татарстанда  Казанда  15 мәйданчыкта,  Чаллыда  2  мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск  районның Осиново бистәсендә  21 ярминкә  көне  оештырылды.     Чаралар  30 марттан    27 апрельгә кадәр һәм  14 сентябрьдән  28 декабрьгә кадәр узды.  Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган республика  киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары   Наил  Залаков сөйләде. 

Бу  атнада  Арча районында  2019 ел   йомгакларына  һәм  2020  елга  игенчелек  тармагы  бурычларына  багышланган   семинар-киңәшмә  узды.  

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Игенчеләр сараендагы  Авыл  хуҗалыгы   тарихы  музеена ТАССРның 100 еллыгына  багышланган   матбугат  турын  оештырды.     

Файдалануга тапшырыла  торган авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрнең иң чик  минималь мәйданнарын  билгеләү турында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның   йөкләмәсен һәм  КФХларга   үз эшчәнлекләрен  башкару  өчен   авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  түләүсез  файдалануга   бирү  турында  Татарстан  Республикасы Премьер-министры   А.В.Песошинның  йөкләмәсен   үтәү  максатларында    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   бүген    авыл   киңәшмә  уздырды. Аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов үткәрде,  киңәшмәдә  шулай  ук    Татарстан  Республикасы юстиция  министры  урынбасары   Айнур Галимов, Татарстан  Республикасы  Президенты   Аппараты,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты,    Татарстан  Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы,  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты «Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр  Советы» ассоциациясе  вәкилләре катнашты. 

Биектау  районы  “Әсән” авыл  хуҗалыгы  предприятиесенең сөт-товар  фермасы  базасында  «Терлекләрне  кышлату  барышында тукландыру   рационнары  һәм  карау  шартлары» темасына   семинар-киңәшмә  узды.   


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм  проектын гамәлгә ашыру   кысаларында  2019 елда      төрле  рәвештә  410 млн сумнан  артык  дәүләт  ярдәме  алдылар.  

8 февральдә  Мамадышта   Бөтенроссия  «SunnyФЕСТ» креатив  чаналар   фестивале узачак, анда  50дән артык  команда  катнашачак.     

 

2020  елның  17 - 26 гыйнварында Берлинда (ФРГ) 85 нче «Яшел  атна 2020» (International Green Week Berlin) халыкара күргәзмә-ярминкәсе  узачак, анда,  гадәттәгечә, азык-төлек  сәнәгате һәм бакчачылык өлкәсендә  ирешелгән  дөньякүләм казанышлар күрсәтелә.    Россия  Федерациясе күргәзмәдә  5 мең кв. метрдан  артыграк  мәйданда  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм Россия  эксперт үзәге  тарафыннан  оештырылган зур  күләмле     экспозиция  күрсәтә.  Анда  илнең   18 төбәге  үзләренең  иң яхшы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек продукциясен – икмәк  һәм  кондитер әйберләрен, балык һәм диңгез    продуктларын, яшелчә  һәм җиләк-җимешләр, үсемлек  мае, бал, шәраб һәм башка товарларын   презентациялиләр.   Төбәкләрдән тыш,  250ләп үзебезнең  компанияләр  дә үз продукциясен  күрсәтәчәкләр.  


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Авылда  яшәүче  аналарга бирелүче  федераль һәм  республика  социаль ярдәм  чаралары  Татарстанда  2019 ел  йомгаклары  буенча  беренче  балалар тууны саклап калырга  һәм  гаиләдә  өченче  балалар туу күрсәткеченең артуына    ярдәм  итте.    Бу  хакта     Татарстан  Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм  социаль яклау  министры   Эльмира Зарипова  ведомствоның  йомгаклау  коллегиясендә  хәбәр итте.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Марсель Мәхмүтов катнашты.

14 гыйнварда     Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы     министрының  беренче  урынбасары     Джамбулат Хатуов төбәк  аграр  ведомстволары  җитәкчеләре,  тармак берлекләре  һәм  фәнни бергәлек җитәкчеләре  белән    селектор киңәшмәсе  уздырды,  ул  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү һәм  үзебезнең  чәчүлек  материалын  куллану  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International