Буа ветеринария техникумында студентлар белән очрашу узды

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февральдә  Буа ветеринария техникумында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария  идарәсе  ярдәме белән 1-4 курс студентлары  белән очрашу  узды.  Республиканың  авыл  хуҗалыгы  оешмалары вәкилләре  һәм  эш  бирүчеләр үзләре авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  практика узу  һәм эшкә  урнашу  мөмкинлеге  турында  сөйләделәр.     

Кунаклар  алдында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының мәгариф  һәм инновацион технологияләр  бүлеге  мөдире  Рузалинә Вәлиуллина чыгыш  ясады.  Ул  студентлар  һәм яшь  белгечләр өчен дәүләт ярдәме  чаралары  турында  сөйләде.     

«Укуларын  тәмамлаганнан  соң  авыл  җирлегенә эшкә  кайтырга  теләүчеләр  өчен     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   уку йортларында   махсус  урыннар  каралган,   андый  урынга  эләгү  өчен  үз  районыңда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк.   Бу  югары  белем  алу  мөмкинлеге  генә  түгел,    ә эшкә урнашуга  гарантия  дә,  уку йортларын  тәмамлаучылар  өчен  бу  аеруча  мөһим.  Моннан  тыш,    2014 елдан «50/50 программасы» буенчав максатчан  әзерләү  механизмы  эшли башлады,  аның  нигезендә  студент авыл  хуҗалыгы предприятиесе   стипендиаты  була.    Программаның  асылы  шунда,   студент шактый  зур  стипендия  алып  укый  – аның  күләме 10 мең  сум тәшкил  итә, шуның   5 меңе агросәнәгать комплексын  кадрлар  белән  тәэмин  итү буенча  дәүләт ярдәме  чаралары  кысаларында  республика бюджетыннан  түләнә,  ә  5  меңен  студент  эшкә кайта  торган  авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  түли», - дип  сөйләде    Рузалинә Вәлиуллина.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкиле  шулай  ук  авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «күтәрелеш» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирелүе  турында  да  әйтеп  узды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International