Саба районы аграрийлары үзләренең тырыш хезмәтләре белән тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт савуга ирештеләр. Бу рекорд район тарихында беренче һәм Татарстан сөт терлекчелеген үстерүгә мөһим өлеш кертү ул.
АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәскндә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Балтач районында «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Агрохимсервис предприятиеләренең 2019 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2020 елга бурычлар буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Кукмара районы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 300 тоннадан арттырып җибәрде. Кукмара районы хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче мәртәбә һәм Татарстан Республикасы районнары арасында беренче булып, республикада иң аз авыл хуҗалыгы җирләре булган килеш, тәүлеклек тулаем сөт савымын 300 тоннадан арттырып җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов белән бергә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге ведомствосындагы “Төбәкара ветеринария лабораториясе” ФДБУендә булды, анда лабораториянең эше, уздырыла торган тикшеренүләр һәм шул максатларда кулланыла торган җайланмалар белән танышты.
«Ува-молоко» (Удмуртия) компаниясе җитәкчесе бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Ува-молоко» ҖЧҖен гамәлгә куючы һәм вакытлыча генераль директор вазыйфаларын башкаручы, «Касымовский» сөт комбинаты” ҖЧҖ директоры Александр Емшанов, «Ува-молоко» ҖЧҖнең башкарма директоры Татьяна Зубарева һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сәүдә челәтәрләренә чыгару мәсьәләсе буенча киңәшмә җыйды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Ирек Тиһаншин, «Х5 Retail Group», «Тандер» (Магнит) ҖЧҖ, «Лента» СҮ (ТЦ), «Зельгрос» СҮ, «Бәхетле» ҖЧҖ, «Эдельвейс» СК” АҖ ваклап сату компанияләре вәкилләре һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты.
28 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитен җитештерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмутов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, «Госсортокомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Росия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, «Татарский» ЦАС” ФДБУ директоры Әнәс Локманов, шулай ук Татарстанда җитен җитештерүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә грантлар алу өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул итә башлавы турында хәбәр итә.
2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” дигән киң масштаблы халык тавыш бирүе проекты башлана. Ул Республиканың үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәйли.