Саба районы аграрийлары сөт җитештерү буенча беренче мәртәбә тәүлеккә 200 тоннадан артык рекордлы күрсәткечләр бирде

2020 елның 1 феврале, шимбә

Саба  районы  аграрийлары үзләренең  тырыш  хезмәтләре  белән   тәүлеккә  200 тоннадан  артык  сөт  савуга  ирештеләр.   Бу   рекорд  район  тарихында  беренче һәм    Татарстан сөт  терлекчелеген үстерүгә  мөһим өлеш  кертү  ул.  

Район  терлекчелеген  үстерүгә  зур  өлеш  кертүчеләр арасында  сөт  җитештерү  буенча  күпьеллык  традицияләре  булган  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре  бар.  «Саба»  ҖЧҖ һәркөнне   46 тоннадан  артык   сөт  сав  (2019 елдагыдан  1,5 тонна  артык),   «Игенче» ҖЧҖ -  25 тоннадан  артык (2019 елдагыдан  1,0 тонна  артык). «ПМК» ҖЧҖендә  дә җитештерү  күрсәткечләре  югары  - 20 тонна, Мөхәммәтшина З.З. КФХында  – 18 тонна,   СХП «Юлбат» АХП ҖЧҖендә – тәүлеккә  19 тонна.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив күрсәткечләре  буенча,  республикада  1  февральгә   авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тулаем савым    3 611,3 тонна тәшкил  итә, бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    196 тоннага   ( 105,7%) күбрәк.  

«Сөт терлекчелеге  Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе  булып санала  һәм республикада  сөт  җитештерүгә һәм сатуга  ярдәм итү буенча  Министрлык  тарафыннан  гамәлгә ашырыла  торган  чаралар  комплексы  нәтиҗәсендә  уңай  нәтиҗәләр  күзәтелә», - дип,  билгеләп  үтте Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  белешмәләре  буенча,  товар сөте  җитештерү һәм сату  күләмнәре  буенча  Татарстан  Россия  Федерациясе  субъектлары  арасында  алдынгы  урында  тора.     Мәсәлән, ведомствоның  оператив белешмәләре  буенча,  илнең  авыл  хуҗалыгы  оешмалары   20 гыйнварга тәүлеккә   46,2 мең тонна  сөт  сатканнар,  бу  узган  елгы  күрсәткечтән     7,9%ка күбрәк.     Ә сөт  сату  күләме  буенча  иң  югары  күрсәткеч  Татарстанда    –   4 мең  тоннадан  артык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International