Район хәбәрләре: Балтач районында әче туфракны известьлауга чыгымнарның 90%ын бюджеттан компенсацияләү турында игълан иттеләр

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Балтач районында «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖ базасында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов рәислегендә Агрохимсервис  предприятиеләренең 2019 елдагы  эшенә йомгаклар   һәм 2020  елга  бурычлар  буенча  республика   семинар-киңәшмәсе  узды.  

Чарада  Татарстан  Республикасы экология  һәм  табигать  байлыклары  министры  урынбасары    Тимур Гыйләҗев, Татарстан  Республикасының табигатьтән  файдалану  мөнәсәбәтләрен  җайга  салу  идарәсе башлыгы    Самат Вахитов, "Татагрохимсервис" ОАПО генераль директоры  Рөстәм Кәлимуллин, «Недрапроект» ҖЧҖ директоры   Камил Шәйхетдинов һәм башка җаваплы  затлар  катнашты. Киңәшмә барышында    2020 елда  әче  туфракны   известьлау мәсьәләләренә  һәм  карьерларның  известь ашламалары  җитештерү  буенча  эшенә, шулай  ук “Җир байлыклары  турында”гы  Законның үтәлешенә аерым  игътибар  булды.   2019 ел  йомгаклары  турындагы  нотык  белән  «Татагрохим» ААҖ  генераль  директоры  Наил Гобәйдуллин чыгыш  ясады. 

  Башкарылган  эшләрнең, күрсәтелгән хезмәтләрнең,  җитештерелгән продукциянең  гомуми  күләме    1 млрд. 627 млн сумнан  артык.  2018 елга  карата     115% тәшкил  итә.  Бер  хезмәткәрнең   хезмәт җитештерүчәнлеге    2 млн 379 сум  тәшкил  итә.   Бер  ел  эчендә  әче  туфракны  известьлау  эшләре    57,2 мең  га  мәйданда  башкарылган. Карьерларда    324 мең тонна  вак таш (щебень), 600 мең тонна известьлы ашламалар  җитештерелгән.  Республика районнарында  гомуми суммасы  55 млн  сумлык  51 км авыл  хуҗалыгы  юллары  төзелде  һәм ремонтланды.    Йомгаклар  ясаганнан соң якындагы  көннәргә һәм 2020 елга  бурычлар  билгеләнде. 

Шулай  ук    «Татарский» Үзәк агрохимия хезмәте  станциясе” (ЦАС) ФДБУ директоры   Әнәс Локманов,    «Әлмәт» Агрохимия  хезмәте станциясе” (САС) ФДБУ директоры  Мөгътәсим Маметов чыгышлар  ясадылар.  Киңәшмәдә  катнашучылар  “Россиянең мелиоратив  комплексын  үстерү” ведомство программасы белән  таныштылар.  Әлеге  программа  буенча   2020 елда әче  туфракны  известьлау  өлкәсендәге  чараларга  субсидияләр  бирү  каралган.  Субсидияләр  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан  тотылган  чыгымнарның    90%ын каплый.    

Семинарның  практик  өлеше барышында  киңәшмәдә  катнашучылар  Татарстан  Республикасы Балтач районының Көньяк Арбаш   карьерында  ташлы  ком һәм акбур җитештерү   буенча бара  торган  эшләр, шулай  ук    «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖ остаханәләрендә  известьлау  отряды техникасын ремонтлауны оештыру  һәм башкару  белән  таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International