2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” дигән киң масштаблы халык тавыш бирүе проекты башлана. Ул Республиканың үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәйли.
Теләгән һәркем үзе легендар дип санаган брендка тавыш бирә ала, ул тармакны һәм шулай ук бөтен республика икътисадын һәрьяклап чагылдырырга тиеш. Бу - безнең Республиканың 100 еллык хезмәт һәм иҗади тарихын күрсәтә торган әйдәүче 100 брендны билгеләү өчен уникаль мөмкинлек. Татарстанда үткәндәге исемнәре белән бүген флагман брендларына әверелгән предприятиеләр һәм оешмалар аз түгел.
Проектның максаты – легендар Татарстан брендларының тарихын һәм уңышлы үсешен күрсәтү. Россия һәм дөньякүләм танылган зур брендларны гына түгел, ә барлык өлкәләрдән: сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек продуктлары, югары уку йортлары, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ.б. өлкәләрдән җирле, район брендларын да чыгару һәм Татарстанның 100 еллык юбилеен бәйрәм итү елында легендар брендларны сайлауда фикер алышуга киң аудиторияне фикер алышуга җәлеп итү.
2020 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр халык тавыш бирүе белән 16 тармак буенча Татарстанның иң легендар брендлары билгеләнәчәк. Һәр тармакта берничә җиңүче-брендлар була. Алар барысы 57 булачак.
2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр республиканың һәр районы халык тавыш бирүе белән үз районының легендар брендын билгеләячәк. Ул районнан бер булырга тиеш. Барысы - 43. Тавыш бирүнең бу этабында катнашуга Заявкалар 23 февральгә кадәр кабул ителә.
Тарихи сайлауда катнашу мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз! Татарстанның 100 легендар брендын сайлауда нәкъ менә Сезнең тавыш хәлиткеч булырга мөмкин!