Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка кергән фермерлар өчен шактый өстенлекләр каралган. Беренчедән, бу - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Министрлык сайтында предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елгы чәчү өчен ресурслар дигән махсус бүлек булдырылуы турында хәбәр итә. Биредә вегетация чорына температура һәм явым-төшем фаразлары белән танышырга, уңышны иминләштергәндә дәүләт ярдәме чаралары турында өйрәнергә һәм иминият компанияләреннән тәкъдимнәр алырга, шулай ук орлыклар һәм аларга бәяләр турында, орлыкчылык хуҗалыклары рейтингы турында мәгълүмат алырга һәм минераль ашламалар белән тәэмин итүчеләр турында белешмәләр табарга мөмкин.
26 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч районында булды. Аның сәфәренең максаты - райондагы хәлләрне, аның агросәнәгать куәтен һәм алга таба үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү иде.
2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең ХX съезды узды. Аның эшендә Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) Президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, республиканың барлык районнар делегатлар һәм башка затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермер ассоциациясенең ХX съезды кысаларында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста катнашкан Татарстанның 12 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 5 КФХ 100 мең сум күләмендә премияләр алдылар. Алар арасында Арча, Буа (2 вәкил), Кама Тамагы һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.
23 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үзебезнең генетик ресурслар базасы һәм аны үстерү планнары буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм Татарстанның нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
23 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы Идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар” темасына киңәйтелгән утырыш узды.
Тәҗрибә алмашу максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы делегациясе эшлекле сәфәр белән Ленинград өлкәсенә килде. Эшлекле сәфәр программасына Ленинград өлкәсенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу кертелгән.
21 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Азык-төлек иминлеге доктринасын яңа редакциядә раслау турындагы указга кул куйды. Документның элеккеге версиясе 2010 елда гамәлгә кергән иде.