Марат Җәббаров Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге ведомствосындагы Төбәкара ветеринария лабораториясендә һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсендә булды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Россия  авыл  хуҗалыгы күзәтчелегенең  Татарстан  Республикасы Идарәсе җитәкчесе  Нурислам Хәбипов  белән  бергә     Россия  авыл  хуҗалыгы күзәтчелеге ведомствосындагы “Төбәкара ветеринария лабораториясе” ФДБУендә булды, анда лабораториянең эше,  уздырыла  торган тикшеренүләр һәм  шул максатларда  кулланыла торган  җайланмалар белән  танышты.  

Төбәкара ветеринария лабораториясенә ветеринария, орлыкчылык һәм   селекция, үсемлекләрне яклау  һәм аларга  карантин билгеләү, агрохимия, туфрак уңдырышлылыгы өлкәсендәге хуҗалыкларга  һәм предприятиеләргә,   ашлыкка, катнаш азыкларга  һәм аларны  җитештерү  өчен  кулланыла  торган  компонентларга,  шулай  ук  Россия  Федерациясе төбәкләрендә  (Татарстан  Республикасы,  Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Киров,  Ульяновск йлкәләре) ашлык  эшкәртүдән чыга  торган башка  продуктларга  дәүләт экспертизалары, лаборатор  тикшеренүләр, клиник-диагностик  тикшеренүләр уздыру  юлы  белән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  иминлеген  тәэмин  итү вазыйфалары  йөкләнгән. 

Ведомство заманча  лаборатор  процессларны  автоматлаштыруга  һәм  тикшеренүләрнең  төгәллеген  арттыруга  юнәлдерлгән  җайланмалар белән  җиһазланган.    Учреждениенең өстенлекле  юнәлеше – ашамлык  продукциясенд ә тыелган  һәм зарарлы калдыкларны  билгеләү,  болар  -  антимикроб  препаратлар, гормоннар,  агулы элементлар. Шулай  ук  учреждениенең тәҗрибәләр үзәге   йогышлы  авыруларны кузгатучыларны,  генно-инженер-модификацияләнгән  организмнарны югары  төгәллек  белән  индикацияләүгә   һәм ит продукциясе тышчасын   идентификацияләүгә  юнәлдерелгән генно-молекуляр диагностикалауны актив  үстерә.

Аннары  Марат Җәббаров Россия авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы Идарәсендә  булды, анда  шулай  ук  аның  эше һәм  техник  тәэмин  ителеше  белән  танышты.     2019 елда  Идарә    Россия  Федерациясе  законнарын бозуның өч меңгә якын  очрагын  ачыклаган,     11 млн. сумнан артык  штраф  салынган.   Дуңгыз, кош-корт, эре  мөгезле  терлекләр, вак терлекләр тоту, үрчетү, чалу, җитештерү һәм  сату, шулай  ук сөт  һәм сөт продуктлары  җитештерү,  эшкәртү, саклау һәм сату  белән  шөгыльләнүче  юридик  затларга  һәм  шәхси эшкуарларга  карата    442 тикшерү  уздырылган,    471 административ эш кузгатылган,   3 млн. сум штраф  салынган.     100 мең  гектардан  артык  ах  җирләренә  контроль уздырылган.      79 чүплек  табылган.  Район  башлыклары  һәм прокурорлары  белән  бергәләп  эшләү  нәтиҗәсендә   барлык  чүплекләр  дә  бетерелгән.    43 мең гектар  файдаланылмый  ятучы  авыл  хуҗалыгы  җирләре  ачыкланган.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, районнар  администрацияләре  һәм   прокуратуралары  белән    берлектә,  8000 гектардан  артык  җирләр  әйләнешкә  кертелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International