Татарстан белән Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре күп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынңа Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең («Татпотребсоюза») 2019 елгы эшенә йомгаклары һәм якын киләчәккә бурычлары буенча кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлар вәкилләренең хисап җыелышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге Советы рәисе булды. Бүген Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең еллык җыелышында шундый карар кабул ителде.
Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.
Конгресста 200дән артык вәкил катнаша. Алар арасында Татарстаннан 100 кеше, Россия Федерациясенең 50 субъектыннан һәм дөньяның 20 иленнән вәкилләр булачак. Вәкилләр, аерым алганда, БДБ илләреннән, Германия, Мисыр, Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән. Конгресста 25 халыкара 20дән артык федераль спикерлар катнаша.
Чехия Республикаыс авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан 3 февральдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдуса Габдрахманов белән бергә Татарстанның Зеленодольск районында урнашкан “Майский” теплица комбинатында булды.
Бүген Казанда Чехия-Татарстан бизнес-форумы узды, анда Чехия Республикасыннан 20 компания һәм Татарстаннан агросәнәгать комплексы юнәлешендәге 50ләп предприятие катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, үз эшен ачып, аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның – Чирмешән районынының Лагерка авылыннан Мишкиннар гаиләсе. 2015 елда алар “Гаилә терлекчелек фермалары” программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 200 мең сум күләмендәге грантын алдылар. Шул ук елда хуҗалык районнан бушлай саву аппараты алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Бүген Менделеевск районында яңа терлекчелек фермасы ачылды. Объект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Илдар Мәхмүдов крестьян-фермер хуҗалыгында төзелде. Фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 2 млн. сум күләменедә грант алган иде.