Татарстан Республикасы Президенты «Ува-молоко» компаниясе җитәкчесе белән очрашты: Удмуртия компаниясе Татарстанда сырлар җитештерүне оештыру планнары турында сөйләде

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  «Ува-молоко» (Удмуртия) компаниясе  җитәкчесе  бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  белән  очрашты.  Очрашуда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,    «Ува-молоко» ҖЧҖен  гамәлгә куючы һәм вакытлыча  генераль  директор вазыйфаларын  башкаручы,   «Касымовский» сөт  комбинаты” ҖЧҖ директоры Александр Емшанов,   «Ува-молоко» ҖЧҖнең башкарма  директоры  Татьяна Зубарева һәм башкалар  катнашты. 

 «Ува-молоко» ҖЧҖ – Удмуртиядә сөт  продукциясе  җитештерү  һәм сату  буенча  әйдәүче  предприятиеләрнең    (150 дән артык) берсе. Компаниягә     «Милково», «Облачково», «Творожково», «Сметанково», «Бәрәкәтле» (2019 елдан) кебек  маркалар  керә. 

Александр Емшанов предприятиенең  эше  турында  кыскача  сөйләде.    2019 ел  йомгаклары  буенча    «Ува-молоко» ҖЧҖ   256 мең  тонна  сөт  эшкәрткән, табыш    8,2 млрд сум  тәшкил  иткән.

2019 елда   компания  тарфыннан  Татарстан  Республикасында  продукция җитештерүне оештыру  турында  карар кабул ителә,  чөнки  төп  җитештерү  өчен  30%ка якын  сөт   республика авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләреннән алына.   Шул  максат белән     «Апас сөт комбинаты»  ҖЧҖ базасында  тәүлеккә  450 тонна  сөт  эшкәртү  һәм  аннан  тәүлеккә 40 тонна  «Голландский» сыры һәм 24  тонна  коры  сыворотка (эремчек суы) әзерләү оештырыла.   Бу  җитештерүне   оештыру  өчен   предприятиене   модернизацияләү һәм 700 млн. сум  инвестор акчаларын (үз акчалары  һәм заем акчалары)  кертү  планлаштыра Предприятиедә  81 яңа  эш урыны  булдырылачак. 

Моннан  тыш,  Биектау  районында   «Касымовский» сөт  комбинаты” ҖЧҖ базасында    тәүлеккә 250 тонна  сөт  эшкәртү, тәүлеккә  17  тонна йомшак  сырлар,  тәүлеккә  5 тоннага  кадәр  май һәм сөт өсте  җитештерү планлаштырыла.  Предприятиене  алга  таба  эшләтү өчен    инвестор үз акчалары  һәм заем акчалары исәбенә)    100 млн акча  кертүне һәм  предприятиедә эш урыннарын 217дән 311 урынга  кадәр  арттыруны  планлаштыра.    

«Ува-молоко»  шулай  ук  Апас һәм Биектау  районнарында җирле  сөт  җитештерүчеләр  белән  элемтәләрне  җайга  салу  өчен  кооперативлар  оештыруны  планлаштыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International